Актаныш

Татарның тамыры - авылда...

Үзе кайда гына гомер кичермәсен, татарның җаны, рухы, тамыры - барыбер авылда. Шулай булмаса, соңгы елларда матур бер йолага әверелеп килгән Авыл көне бәйрәмнәре авылдашларны әллә кайлардан чакырып кайтарыр идеме? Сабантуйлар беркадәр заманчага әйләнеп, төп асылын җуя баргангамы, аларны әкрен генә менә шушы бәйрәм алыштыра шикелле...

Мин үзем, еш кына уенын-чынын кушып: "Өч туган авылым бар!" - дияргә яратам. Белә-белгәннән шушында яшәгәч, Качкын да, кендек каным тамган Иске Сәфәр дә, әти-әниемнең туган авылы булган Усы да бердәй якын үземә. Мең рәхмәт яусын инде, Авыл көнен үткәргәндә, һәр өчесеннән дә: "Син бит безнең авыл кызы, кунакка көтеп калабыз", - дип зурлап чакыру килде. Ерак юлда калып, Усыга кайта алмасам да, Иске Сәфәрдә һәм Качкында үткән искиткеч матур бәйрәмнәрнең шаһите булдым. Сәфәрдә замана уку йортының үзенә күрә гаҗәеп бер модуле булып торган мәктәп, музее белән генә дә таң калдырган мәдәният йорты, берсеннән-берсе талантлы балалар, яшьләр, өлкәннәр, гомумән,  Сәфәр халкының кунакчыллыгы, уңганлыгы сокланып туймаслык иде. Эх, һәр авылда менә шулай ут уйнатып торган балалар һәм яшьләр булсамы?! Авылның гына түгел, милләтебезнең, телебезнең киләчәге өчен борчылу бөтенләй урынсызга әйләнер иде дә соң...

Качкын - авылдашыбыз Фарсель абый Зыятдинов әйтмешли, чыпчык күзе тиклем генә кечкенә авыл. Сабантуйлар да сагынып сөйләр үткәннәрдә генә калган иде. Әле күптән түгел генә тәүге тапкыр Авыл көнен уздырганда, авыл урамнарына, җырдагыча әйткәндә, моң әйләнеп кайткандыр. Ул моң, мондый эчкерсез, җылы бәйрәмне бик тансыклаганга, күзләргә,  күңелләргә, капка төпләренә сарылгандыр... Клуб методисты Инсаф абый бәйрәмгә дәшкәндә, яшермим, нинди дә булса бер рәсми, гадәти чарадыр дип кенә уйлап куйган идем. Яшел чирәмле сәхнәдән яңгыраган матур, моңлы җырлар, олылар өчен дә, балалар өчен дә оештырылган уеннар, авыл кешеләренең дә, кайткан кунакларның да ихлас чыгышлары - болар барысы да үзенә күрә бер сабантуй да, күңелләрне бербөтен иткән очрашу да иде. Сер түгел, бүген сыңар кадакка гына килеп тотынсаң да, матди як чабудан тарта башлый. Бәйрәмдә исә бөтен чыгымнарның иганәчеләре - тамырлары Качкында булган егетләр-кызлар иде.

Читкә китеп таралабыз да, "авылны сагынам" дип җыр гына сузабыз шул. Аллага шөкер, капка ачып көтәр нигез булганда, авылга кайтыр сукмакларга тузан кунмый анысы. Кемнәрнедер исә буш нигезгә килеп баш ора. Кемдер - ташкаланың диварлары аша гына авыл тарафына ымсынулы караш белән төбәлә. Авыл көне дип уздырылган бәйрәмнәр менә шундый җаннарны бергә җыяр, истәлекләр уртаклашыр, күрешер-очрашыр өчен менә дигән сәбәп икән бит!..

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: