Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстанның “Яз гүзәле” - Актаныш кызы Илсинә Тимерова

Казанда югары уку йортлары студентлары арасындагы бәйгедә Актаныш кызы Илсинә Тимерова җиңеп чыкты. Татарстан студентлары арасындагы вузара статусын алган "Яз гүзәле" матурлык һәм талант конкурсына 6 мартта "Ак Барс" яшьләр үзәгендә йомгак ясалды. "Яз гүзәле" бәйгесендә быел КФУ студенты Илсинә Тимерова лаек дип табылды. Бу уңайдан "Татар-информ" хәбәрчесе Илсинәнең үзе...

Казанда югары уку йортлары студентлары арасындагы бәйгедә Актаныш кызы Илсинә Тимерова җиңеп чыкты.
Татарстан студентлары арасындагы вузара статусын алган "Яз гүзәле" матурлык һәм талант конкурсына 6 мартта "Ак Барс" яшьләр үзәгендә йомгак ясалды. "Яз гүзәле" бәйгесендә быел КФУ студенты Илсинә Тимерова лаек дип табылды. Бу уңайдан "Татар-информ" хәбәрчесе Илсинәнең үзе белән әңгәмә корды.
- Илсинә, "Яз гүзәле" конкурсына ничек барып эләктең?
- "Яз гүзәле" конкурсы турында беренче тапкыр 2016 елда ишеттем. Анда мин журналист-практикант буларак катнаштым. Баштан ук бәйгенең мохитен бик ошаттым, һәммәсе дә бер-берсенә булыша, җан ата. Монда мин кызларның ничек аралашканнарын күрдем, сәхнә артында үз-үзләренең тотышларын күзәттем. Шулвакыт, "эх, мин дә шул конкурста катнашсам иде", дигән уйга талдым. Алай да, узган елны катнаша алмадым, гариза бирергә бераз соңга калган идем. Ә быел исә барлык көчемне туплап, максат куеп, катнашырга җөрьәт иттем. Әмма конкурс башланыр алдыннан кинәт кенә сәламәтлегем какшады, тамагыма зыян килде мин сөйләшә алмас дәрәҗәгә җиттем, һәм берникадәр вакыт хастаханәдә ятып чыктым. Дөресен әйткәндә, катнашу теләгеннән кире кайткан идем. Ләкин мин озак төшенкелеккә бирелергә яратмыйм, миндә "батыр Илсинә уянды". Аллага тапшырып, бар көчемне туплап, гариза тутырып җибәрергә булдым".
- "Яз гүзәле" конкурсында терәк-таянычың кемнәр булды?
- Конкурска әзерләнгән вакытта бик күп дусларым ярдәм кулын сузды. Әти-әнием дә көч биреп торды. Һәрхәлдә, аларның киңәшләренә колак салырга тырыштым. Әлбәттә, боларның файдасы тиде.
- Быелгы бәйге нинди үзенчәлеге белән аерылып торды?
- Беренчедән, конкурсның юбилее иде - аңа ун ел тулды. Икенчедән, сәхнәдә ун ел эчендәге бар "Яз гүзәл"ләре жыелды. Бу бик күркәм күренеш булды. Конкурс татар хатын-кызының сабырлыгы, тырышлыгы гаиләдә ныграк ачыла дигән темага багышланды. Репетицияләр белән исәпкә алганда бәйге ике атна буена дәвам итте. Иҗади номерны әзерләүдә махсус режиссерлар булышты. Үз-үземне презентацияләү этабында уңышларга ирешүем, хоббиларым турында сөйләдем.
Татар теле, татар әдәбияты, милләте буенча сораулар гаять күп очрады. Иҗади номер буларак, "Тапшырылмаган хатлар" фильмыннан композитор Эльмир Низамовның "Тормыш тузаны" дигән җырын башкардым. Аш-су әзерләү буенча мастер-класс булды. Ягъни, без жюри әгъзаларына үзебезнең әзерләп килгән ризыкларны тәкъдим иттек. Мин өч катлы чәкчәк пешереп килгән идем. Дефиледа без "Җәмилә" мөселман киемнәре брендының киемнәрен күрсәттек. Шулай итеп, мин "Иң ягымлы кыз" номинациясендә җиңү яуладым. Һәм "Яз гүзәле" дип исемләнгән төп номинациядә җиңеп чыктым".
- Синеңчә, иң ягымлы кыз нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- "Ягымлы кызны мин яз ел фасылы белән чагыштырыр идем. Яз бит ул кинәт кенә бөтен карларны эретеп килә, шуның кебек, ягымлы кыз да үзенең йомшак холкы, ягымлылыгы белән аерылып торадыр дип уйлыйм мин".
- "Яз гүзәле"нә ия булган кешенең уңышларга ирешкән булуы мөһим аспект булып тора. Ә моның өчен нишләргә?
- "Уңышлы кеше" булам дисәң, татар мохитендә, тормышында актив булырга кирәк. Өйдә генә ятып бернинди дә нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел, билгеле. Милләт өчен нидер тәкъдим итәргә: җыр язасыңмы, шигырь иҗат итәсеңме, бию уйлап табасыңмы... Кыскасы, син һәрьяклап татар дөньясында кайнарга тиеш. Гомумән, хәзерге заман татар кызы үзенең милләтен тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрер өчен янып, көеп йөрергә бурычлы дип саныйм".
- Бер җөмлә белән әйтеп китсәң иде, синең куйган максатың нинди?
- Минем максатым - үз милләтем өчен файдалы шәхес булу.
- Конкурска җиңәм дип бардыңмы?
- "Яз гүзәле"нә җиңү яулар өчен бармадым. Беренче көндә бик күп кызлар җыелды, минем кебек катнашучылар бихисап булды, хәйран калдым. Кемдер башка катнашучылардан аерылып тора дип әйтү дөрес түгел, "Яз гүзәле" исеменә барлык катнашкан кызлар да лаек дип уйлыйм, чөнки һәрбер кеше кабатланмас, сәләтле шәхес".
- Конкуренция көчле идеме?
"Конкуренция булса да, ул бит җылы конкурс. Оештыручылар бәйгене шундый оста итеп төзи, хәтта бербөтен гаиләгә әйләнәсең. "Көндәш" дигән әйбер ят кебек тоела, барыбыз да бердәм, дус-тату булдык.
- Җиңмәгән булсаң, кәефең бик нык кырылыр идеме?
- Әгәр җиңү эләкмәгән булса, мин барыбер сөенер идем. Без бит бер-беребезгә терәк-таяныч булып тордык. Кызлар белән якыннан танышып, дуслашып та өлгердек. Якын киләчәктә бергәләп күрешергә җыенабыз. Араларны өзмәдек, хәзер дә аралашып торабыз.
- Җиңүең турында ишеткәч, синдә нинди хис-кичерешләр туды?
- Баштан ышанмадым. Нигәдер күз яшьләрем акты. Чыннан да, җиңәрмен дип башыма да килмәде. Ә аннары күңелемне сөенү хисе яулады
.
- Киләчәккә планнарың белән уртаклашсаң иде.
- "Татар кызы" бәйгесендә катнашырга исәбем бар. Анда да үземне сынап карыйсы, күрсәтәсем килә. Шуны аңладым: татар кызы буларак калганнарны да нәрсәгәдер өйрәтергә телисең икән, үзеңдә дә берникадәр тәҗрибә тупланган булуы кирәк".
Тимерова Илсинә Илсур кызы 1992 елда Татарстанның Актаныш районында туа. Хәзерге көндә Казан Дәүләт Университетының югары журналистика мәктәбенең 3 курсында белем ала. Кечкенә чактан бирле бию, җыр, рәсем сәнгате белән шөгыльләнә. Мәктәптә укыган вакытта ук нәфис сүз һәм театр сәнгатенә мәхәббәте уяна. Кул эшләреннән якыннарына бүләкләр ясарга ярата. Ирнис Рәхимуллин җитәкчелегендәге Татар Халык хорында җырлый. "Сәхнә көзгесе", "Бикафест", "Милли хәзинә", "Созвездие - Йолдызлык", "Алтын каләм - Золотое перо", "Дулкыннар" кебек бәйгеләрдә җиңүләре бар. Хыялы - киләчәктә кызлар өчен барлык уңайлыклар, мөмкинлекләр тудырган мәктәп булдыру. Бу мәктәптә аларны укучы буларак кына түгел, буыннар чылбырын, гореф-гадәтләрне саклап, яшь алмаш, киләчәкне татар рухлы балалар үстерә торган күркәм хатын-кызлар буларак тәрбияләү .
чыганак: http://m.tatar-inform.tatar/news/2018/03/08/159427/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев