"Әтәчкәй"нең "Кыю кызлар"ы район оешмаларының театр фестивален ачты

Районыбызның сәнгатькә гашыйк, сәләтле хезмәтчәннәре сәхнә тотуда танылган артистлардан кимен куймый. Әле кичә генә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Гомуми үсеш бирүче №4 балалар бакчасы» классик язучыбыз Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" комедиясен тәкъдим итте. Шулай итеп тәрбиячеләр район оешма-предприятиеләренең театр айлыгын башлап җибәрде.
Балаларның яраткан тәрбиячеләре, кече тәрбиячеләре, тәмле ашлар белән сыйлаучы апалары, тәртип-пөхтәлек урнаштыручы ханым-кызлар 50 минут дәвамында башка һөнәр ияләре булып торды.
Нигездә, тамашачылары да артистларны көн саен күреп-күрешеп торган хезмәттәшләре, ата-аналар, балалар иде.
Көндәлек тормыштагы якыннарының уеннарын алар аеруча кызыксынып карады, урыннан көч биреп утырды, пәрдә ябылган саен алкышлап сәхнә артына озатты.
Бакча коллективы уены чыннан да чын артисларныкыннан ким түгел. “Кыю кызлар” дагы иң кыю кыз Бибкәйнур ролен Ирина Бәдертдинова аеруча оста башкарды.
Ирина һөнәре буенча да сәхнәгә якын, ул балалар бакчасында музыка җитәкчесе Соңгы елларда балаларны гына түгел, хезмәттәшләрен дә сәхнә серләренә төшендерә. Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” комедиясен куючы режиссеры да ул.
Бары тик нәфис затлардан гына торган коллектив өчен менә дигән әсәргә тукталганнар- рольләрнең барысы да хатын-кыз образлары. Бакча мөдире Миләүшә Әгъләмова әйтүенә караганда, комедияне сәхнәгә куюга бар коллектив тартылган.
13 хезмәткәр рольләрне башкарса, калганнар костюмнар әзерләгән, сәхнә декорациясен ясаган.
Артист кызларның берсенең генә уенын аерым мактау килешмәс, барысына да хуплау сүзләрен генә әйтәсебез килә, афәрин!
1917 елгы революция алдыннан язылган әсәрдә хатын-кыз иреге алгы планга куела, мулла-мунтагай гаиләсендә барлыкта, муллыкта үскән кызларның ни әдәпкә, ни тәрбиягә ия булмыйча үсүләре көлке дә, кызганыч та. Авылдагы ятимә кызларны шәһәргә алып килеп сату, мескеннәрне төрлечә куллану, файдалану проблемалары бүгенге көнгә дә аваздаш. Классик әдипнең юмор-сатира аша татар хатын-кызының аяныч язмышын оста күрсәтеп бирә алуы бүгенге язучыларга үрнәк. Ә артистлар авторның идеясен тулысынча ачтылар.
Бибкәйнурны уйнаган Ирина Бәдертдиновага, Миләүшә - Эльвира Шәрипова, Гайшә - Ләйсән Шәйхәйдарова, Хаҗия - Айгөл Мәрданова, Сафура - Альбина Сарварова, Җомабикә - Розалия Нуриева, Зөлкагыйдә (саңгырау) - Айгөл Галиева, Зөлсәгыйдә (сакау) - Эльмира Габдрахманова, Зөлхәмидә (тынкыш танау) - Рәйлә Садыйкова, шулай ук күмәк күренешләрдәге кызлар - Алинә Хөсәенова, Эльвира Ганиева, Лениза Насырова, Регина Салиховага тагын бер кат “Афәрин!”, диябез. Музыкаль бизәлеш өчен җаваплы Ләйлә Закирова һәм суфлер Эльвира Мансурованың да бу чыгышны әзерләүдә зур хезмәтләре кергән.
Бакча коллективы 2018 елда район оешма-предприятиеләренең театр айлыгында Мәҗит Шамхаловның "Кайнана" комедиясен куеп Мактау кәгазенә, ә 2020 елда районкүләм "Гасыр авазы" фестиваль-конкурсында "Онытырга мөмкин түгел" композициясе белән 3 урынга лаек булган иде. Бу юлы да сынатмадылар, нәтиҗәләр дә уңай булыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.9400
-
1 июль 2022 - 16:38Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршыларга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» дип аталган сәламәтләндерү комплексы беренче кунакларны каршы алды. Базага тест режимындагы сменада катнашучылар – 40 студент килде. Алар балалар сменаларын оештырырга ярдәм итәчәк.9700
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.178700
-
1 июль 2022 - 11:17Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбызны искә алу чарасыннан репортаж 2009 елның 1 июлен Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар көне дип игълан итәләр.43601
-
1 июль 2022 - 09:10АО «Транснефть – Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть – Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.14200
-
30 июнь 2022 - 15:40Ринат Мухамадиев: Карманные книги становятся все более популярны у современного читателя Сегодня все больше становятся популярны карманные книги — это издания небольшого формата в мягком переплете. Об этом автор около 70 произведений, писатель и журналист Ринат Мухамадиев сказал на презентации нового издания своей книги «Кыргый атауга сәяхәт» («Путешествие на дикий остров»).18100
-
30 июнь 2022 - 15:24"Умырзая"да иминлек- беренче урында! Җәй - һәркемнең яратып, зарыгып көтеп ала торган мизгеле.22900
-
30 июнь 2022 - 10:39Жизнь в атмосфере уюта Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.12500
-
30 июнь 2022 - 10:34Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП. В рамках программы СХТП может приобрести оборудование и программное обеспечение для комплексной автоматизации предприятия с софинансированием в 50%. Программа реализуется под руководством единого интегратора АО «РИВЦ».7200
-
29 июнь 2022 - 08:45"Белем бирү моделе-Төпле шәхес" проектына "Яшьлек" яшьләр үзәге 780 мең сумлык ярдәм алачак 26 июньдә "УРАМ" паркында Татарстан Республикасында Яшьләр көнен бәйрәмендә яшьләр сәясәте оешмалары арасында игълан ителгән грантлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.16700
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
4 июль 2022 - 15:45Актаныш авылында Корбан гаете көнне өч урында мәҗлес оештырылачакТиздән Корбан гаете.11801
-
4 июль 2022 - 15:37"Ромашка" балалары асфальтка рәсем ясап, тынычлыкка, яхшылыкка, бәхетле балачак нигезенә өндиләрАктаныш "Ромашка" балалар бакчасында асфальтка рәсем ясау чарасы булып узды.3800
-
4 июль 2022 - 14:22Районда соңгы көннәрдә булган гадәттән тыш хәлләр сулыкларда уяу булуны таләп итәБүген Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов катнашында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Сәбәбе- район сулыкларында соңгы көннәрдә булган фаҗигале вакыйгалар.21700
-
4 июль 2022 - 13:25Бу елның беренче яртыеллыгында Мәскәү-Уфа юлының Актаныш районы өлешендә юл-транспорт фаҗигаләре теркәлмәгән2022 елның 6 аенда Актаныш районында 5 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән.7400
-
28 июнь 2022 - 15:01В ООО Агрофирма "Актаныш" требуются главный бухгалтер, токарь, ученик токаря, электромонтер В ООО Агрофирма "Актаныш" требуются главный бухгалтер с опытом работы в сельском хозяйстве, токарь, ученик токаря, электромонтер. 8-927-044-45-1652000
-
28 июнь 2022 - 08:10«Актаныш» агрофирмасы ҖЧҖенә каравылчы кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8927044451659000
-
16 июнь 2022 - 08:03В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер, з/п от 30 тыс.руб.93900
-
4 июль 2022 - 09:15Актаныш районыннан 3 ир-егет контракт нигезендә Украинадагы хәрби хәрәкәттә катнашачак Соңгы атнада Актаныш районыннан 3 ир-егет Украинадагы хәрби хәрәкәткә китү турында контракт төзегән. Тагын 3 райондашыбыз шул рәвешле хәрби операциядә катнашырга теләк белдерсәләр дә, комиссия аларның гаризаларын кире каккан- сәбәбе: электән хөкем ителгән булу һәм сәламәтлек дәрәҗәсе туры килмәү.45401
-
1 июль 2022 - 16:15Башкортстанның Тәтешле районында коточкыч хәл- 34 яшьлек хатынны елан чагып үтергән Әлеге коточкыч яңалык бүген ватсап мессенджерының күп кенә чатларын урап чыкты.54100
-
30 июнь 2022 - 08:46Ленар Зарипов "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ" коллективы эшчәнлеге белән танышты Бүген Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ" коллективы эшчәнлеге белән танышты.69700
-
29 июнь 2022 - 16:35Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Зарипов: Проблемаларыгыз белән үзегез генә калмагыз! Бүген район хакимиятендә май ае йомгаклары буенча 25 форма-киңәшмә узды.75700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика