Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ТЕАТР КҮГЕН БАЛКЫТКАН УСЫ КЫЗЫ: Әлмәт шәһәрендә якташыбыз, театр йолдызы Роза Салихова-Сафинаның юбилей кичәсе үтте

Якташыбызның Әлмәт шәһәрендә үткән юбилей кичәсендә Актаныш районы вәкилләре дә көтеп алынган, дәрәҗәле кунак иде.

15 ноябрь көнне якташыбыз, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Роза Салихова-Сафина Әлмәт татар Дәүләт драма театрында, үз тамашачысы белән бергә үзенең 70 яшьлек олуг юбилеен каршы алды. 

Роза ханым Актаныш районының Усы авылында дөньяга килә. Яшьлек елларында ук гүзәллеге белән дан тоткан райондашыбызга Усы халкы әле бүген дә “Матурлык Алиһасе” дип эндәшә. 

Роза Гавис кызы Салихова-Сафина  50 ел гомерен Әлмәт татар Дәүләт драма театрына багышлый. Аның образларына гашыйк тамашачы театр алиһасен иң элек чибәр, матур, җырчы героиня буларак таный. Аның тарафыннан тудырылган матур образлар трагедия, драма, комедия, сатира өлкәләрендә зур дәрәҗә ала. 

Еллар белән аңа төрле жанрларны колачлый алырлык зур тәҗрибә килә, төрле холыклы образларны оста башкарып ул үзен театр сәнгатенең зур остасы итеп танытуга ирешә ул. Иҗади юлында аның 43 роль уйнавы да зур игътибарга һәм ихтирамга лаек. 

Якташыбызның Әлмәт шәһәрендә үткән юбилей кичәсендә Актаныш районы вәкилләре дә көтеп алынган, дәрәҗәле кунак иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева Роза Гавис кызына Э.Н.Фәттаховның Мактау грамотасы, чәк-чәк, бүләкләр белән беррәттән актанышлыларның сагынулы кайнар сәламен дә тапшырды. Моңлы сандугачыбыз Лилия Хөсәенова юбилярга багышлап җыр башкарды.

 

- Залдагы җылы атмосфера хәйран калдырды. Сәхнә күрке булып балкыган райондашыбызга сокланып, аның өчен ихластан сөенеп утырдым. Роза ханым минем авылдашым да бит әле, шуңа күрә горурлык хисләре аеруча зур иде. Актаныш кызының Татар сәнгатендә үз урынын, үз тамашачысын булдыруы, чыннан да, күп нәрсә хакында сөйли. Р.Салихованың дан-дәрәҗәсе - үзенең хезмәте белән яулап алынган биеклек ул, - дип, юбилей кичәсеннән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты Ләйсән Фоат кызы. 

Залда утыручыларны җилкендергән дә, җырлаткан да, хатирәләрен дә яңарткан бәйрәм тантанасында якташыбыз Роза Гавис кызы Салихова-Сафинага ТР Президенты Р.Н. Миннехановның Рәхмәт хаты тапшырылды. Тамашачы үз героинясын чәчәкләргә һәм алкышларга күмде. Сәнгать дәрьясында ярты гасыр йөзгән Актаныш сылуы моңа бик лаек! 

Сүз уңаеннан, Роза ханым ел саен туган авылында кунакта булып китә. Авылдашлары аның кайтуын сагынып көтеп торалар икән. 


- Роза апабыз кайтса, иҗатка гашыйк авылдашларыбыз өчен аның белән махсус очрашулар үткәрәбез, табигатьтә ял итәбез, сабантуй урыннарын, җиләкле кырларны әйләнәбез, остабикәләр белән күрешәбез. Ул безнең тормышка үзгә бер ямь, матурлык алып кайта, ел саен сагынып көтеп торабыз без аны, - ди авыл китапханәчесе Сиринә ханым Шәмсиева. 

55 яшьлек күркәм юбилей куанычын да Усы кызы Роза авылдашлары белән дә уртаклашкан. 


- Менә шуннан соң ул 5 ел саен безгә матур юбилей кичәләрен бүләк итә. 25 ноябрь көнне дә Усы авылы, Актаныш халкы халкы үзенең Розасы белән матур залда тамашачы буларак аралашачак, аңа ияреп янә иҗат дөньясына чумачак,- дип, Сиринә Юныс кызы райондашларыбызны бәйрәм чарасына дәшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев