Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ТЕАТР СЕЗОНЫ ЙОМГАК ЯСАДЫ: Актаныш районында 350 үзешчән артист катнашында 40 әсәр сәхнәләштерелгән (+ФОТОЛАР)

20 март көнне  Актаныш районының театр коллективлары сезонга йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләде.

 Чараның максаты, театрларның сезонга әзерлеге белән залда утыручыларны Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль-агарту эшләре бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров таныштырды. 

 Драма коллективларының  смотры гыйнвар март айларында  авыл мәдәният йортларында узды . 
Чараның төп максаты: 
-Районда театр сәнгатенә игьтибарны көчәйтү, тагын да ныграк үстерү;
-Драма коллективларының репертуарларын баету;
-Авыл кешеләрен драма коллективларына күбрәк тарту, сәләтлеләрне ачыклау һәм халыкка күрсәтү;
- Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатын пропагандалау ;
- Татар драматургиясе әсәрләрен күбрәк яктырту, халыкка таныту;
- Дөнья классикасы әдәбияте белән якыннан танышу, сәхнәгә чыгару;
- Әдәби мирас белән кызыксыну, хәзерге заман һәм үткәннәр белән киләчәк җепләрен ныгыту иде.

 Смотрның шарты буенча авыл драма коллективлары сәхнә әсәрен куйганда үзләре теләгән теманы һәм жанрны сайлый алды. Смотрда татар, башкорт драматургларының 40 әсәре сәхнәләштерелде. Спектакльне һәр мәдәният йорты, авыл клублары әзерләп халыкка күрсәтте. Анда барлыгы  350 үзешчән артист уйнады, 3 коллектив балалар спектаклен куйды. Коллективлар татар халкының танылган драматургы Т.Миңнуллин, Д.Салихов, З.Хәким, Аманулла, Ризван Хәким әсәрләрен  сәхнәләштерде,  классик язучылар Галиәсгар Камал, Башкортостанның күренекле драматургы Мостай Кәрим, Наил Гаетбаев әсәрләре куелды. Район драма коллективлары өчен яңа авторлар Айгөл Әхмәтгалиева, Булат Салахов, Гөлсинә Зәкиева пьесалары сәхнәгә менде.

Аеруча уңышлы чыгыш ясаган коллективлар театр атналыгында район мәдәният йортында спектакльләрен күрсәттеләр. Алар Кәзкәй, Яңа Әлем, Күҗәкә, Байсар, Теләкәй, Татар Суксу драма коллективлары һәм Иске Кормаш, Киров, Богады, Зөбәер, Сәфәр, Пучы, Байсар  халык театрлары.


 Иске Кормаш, Зөбәер, Аккүз, Богады, Теләкәй  җирлекләренең  һәр клубы аерым  спектакль куйды.


Халык театры исемен йөртүче театр коллективлары һәм үзешчән драма коллективларына урыннар аерым чыгарылды. Номинацияләр билгеләнде.


Альберт Мирхәт улы үз җирлекләрендә уңышлы чыгыш ясаучы драма коллективларына, аерым үзешчән артистларга   мактау грамоталары тапшырды. 


Алар: 
Татар Ямалы авылы мәдәният йорты Д.Салиховның “Уч төбендә, өч егет” комедиясе өчен бүләкләнде.  Мәдәният йорты директоры Дәвир Галиев.
Айнур Гыйльманов – Шамил роле өчен,  Булат Авзалов Камил роле өчен бүләкләнде. 

Иске Айман авылы мәдәният йорты Д.Салиховның “Язмыш”драмасын сәхнәләштергән өчен бүләкләнде. Мәдәният йорты директоры  Кәдрия Сәетова.
-Хөҗҗәтов Раел   Нәсим роле өчен бүләкләнде. 

Чуракай авылы мәдәният йорты Х. Шамхаловның  “Кайнана” комедиясе өчен бүләкләнде.   Мәдәният йорты директоры Зилә Латыпова. 
Мингазова Ландыш – Җәннәт роле өчен, Нигматуллина Лениза Афәт роле өчен бүләкләнде. 

Яңа Кормаш авылы мәдәният йорты Ф.Бүләковның  “Әбиләргә ни җитми?” трагикомедиясе өчен бүләкләнде.  Мәдәният йорты директоры  Гөлнур Мирзагитова. 
Тәхия Сәлахова – Хәнә роле өчен,  Айваз Хөсәенов  Петр роле өчен бүләкләнде.

Куян авылы клубы Н.Гаетбаенның “Әстәгъфирулла” комедиясе өчен бүләкләнде.   Авыл клубы мөдире Роза Хабетдинова. 
Шамил Салахов – Азат роле өчен, Мирзанур Башаров  Даян роле  өчен бүләкләнде. 

Югары Яхшый мәдәният йорты Ф.Садриевның  “Җәмиләнең җенләнүе” комедиясе  өчен бүләкләнде.  Мәдәният йорты директоры Лилия Мусина.  
Мусина Лилия – Җәмилә роле өчен, Тахир Зиннатуллин   Хәсби роле өчен бүләкләнде. 

Аккүз мәдәният йорты   Г.Закиеваның  “Йөрәгем ярасы” драмасы өчен бүләкләнде.  Мәдәният йорты директоры Гөлнур Шәйдуллина.  
Шарипова Гүзәлия  Гайшә  роле өчен бүләкләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев