Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театр яктылыкка, нурга илтә (театр атналыгы нәтиҗәләре)

Театр атналыгында район мәдәният йортында Әлем, Кәзкәй, Байсар драма коллективлары һәм Иске Кормаш, Киров, Богады, Сәфәр, Пучы, Зөбәер халык театрлары спектакльләрен күрсәтте. Смотрга йомгак ясап, халык театры исемен йөртүче драма коллективлары һәм үзешчән драма коллективлары арасында урыннар аерым чыгарылды, номинацияләр билгеләнде. Уңышлы чыгыш ясаучы театр коллективлары: Пучы, Әтәс, Адай, Югары...

Театр атналыгында район мәдәният йортында Әлем, Кәзкәй, Байсар драма коллективлары һәм Иске Кормаш, Киров, Богады, Сәфәр, Пучы, Зөбәер халык театрлары спектакльләрен күрсәтте.
Смотрга йомгак ясап, халык театры исемен йөртүче драма коллективлары һәм үзешчән драма коллективлары арасында урыннар аерым чыгарылды, номинацияләр билгеләнде.
Уңышлы чыгыш ясаучы театр коллективлары: Пучы, Әтәс, Адай, Югары Яхшый, Чуракай, Усы.
Аерым номинацияләрдә җиңүчеләр:
"Спектакльдә төрле образларны оста гәүдәләндерүче" Иске Байсар үзешчән театрыннан Фәнзиә Хәйриева - Данил Салиховның "Кызлар капкыны" комедиясендә Миңненур роле.
"Иң оста эпизодик рольне башкаручы" Иске Богады халык театрыннан Рәзинә Мөнирова - Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" драмасында баш табибә Айзара Ахатовна роле.
"Иң оста уйнаучы гаилә" Иске Кормаш халык театрыннан Фәйрүзә һәм Илдус Газизовлар гаиләсе - Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасында Сәрвәр һәм Исмәгыйль рольләре.
"Тамашачылар симпатиясен яулаучы" Кәзкәй үзешчән театрыннан Миләүшә Муллаярова - Фоат Садриевнең "Җәмиләнең җенләнүе" комедиясендә Гыйльмениса роле.
"Сәхнәгә тугрылык" номинациясендә җиңүче Иске Богады халык театрыннан Гөлзифә Нуриева.
"Милли образны оста тудыручы" Иске Кормаш халык театрыннан Хәния Сәлахова - Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасында Гөлнур әби роле.
"Ел ачышы" номинациясендә җиңүче Яңа Әлем үзешчән драма коллективыннан Данил Әгъләмов - Аманулланың "Бер кирпеч, ике кирпеч" комедиясендә Барый роле.
"Ирләр ролен иң оста башкаручы" Иске Сәфәр халык театрыннан Әлфис Әхмәтшәрипов - Данил Салиховның "Микүләй дәдәйнең бөер ташы" комедиясендә Кыям роле.
"Хатын-кыз ролен иң оста башкаручы" Киров халык театрыннан Эльмира Шакирова - Рәлиф Кинҗәбаевның "Туй күлмәгем калдым кочаклап" драмасында Дилбәр роле.
"Яңа форматтагы спектакль" - Киров халык театры коллективы, Киров авылы мәдәният йорты директоры Алсу Хуҗина.
"Иң көчле театр продюсеры" - "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаянов.
Үзешчән сәнгать коллективлары арасында җиңүчеләр:
I урын - Иске Байсар авыл мәдәният йорты драма коллективы - Данил Салиховның "Кызлар капкыны" комедиясе.
II урын - Яңа Әлем авыл мәдәният йорты драма коллективы - Аманулланың "Бер кирпеч, ике кирпеч" комедиясе.
III урын - Кәзкәй авыл мәдәният йорты драма коллективы - Фоат Садриевнең "Җәмиләнең җенләнүе" комедиясе.
Халык театр коллективлары арасында җиңүчеләр:
I урын - Иске Кормаш авыл мәдәният йорты халык театры коллективы - Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасы.
II урын - Иске Богады авыл мәдәният йорты халык театры коллективы -Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" драмасы.
III урын - Иске Сәфәр һәм Зөбәер авыл мәдәният йортлары халык театры коллективлары. Данил Салиховның "Микүләй дәдәйнең бөер ташы" һәм "Мөгез" комедияләре.
Театр смотрында Киров авыл мәдәният йорты халык театры коллективы Рәлиф Кинҗәбаевның "Туй күлмәгем калдым кочаклап" драмасын сәхнәләштереп Гран-при яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев