Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"ТИГЕЗСЕЗЛӘР"- ТИГЕЗЛӘНЕРМЕ: Муниципаль театр классик әсәр белән хәзерге заман проблемаларын күтәрә

Кичә безне Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры моннан бер гасыр элек булган чорда яшәтте. Әйе,әйе, чын-чынлап яшәдек, уйландык, елмайдык, моңсуландык. Телебез, милләтебез өчен җаныбыз әрнеде.

            Баксаң, 100 елдан соң да татар милләте бер проблемадан котыла алмаган икән- ул телең, милләтеңнән гарьләнү. Башка милләтне, бу очракта русныкын үзеңнекеннән өстен кую. Тигезсезлек шуннан башлана да инде. Спектакльдәге Габдулла-Иванушкалар 100 ел элек ничә мең татарга берәү булса, хәзер ике татарның берсе шушы образга ошап тора. 


         Драмада капитализм чорында өлкәнрәк бизнесменның тиеннән капитал ясавы, ә аның улының зуррак акчалар белән эш йөртергә теләве дә бүгенге көнгә аваздаш.

Ә мәхәббәт – кайсы чор әсәрләрен алма, һәрвакыт мәңгелек темаларның берсе  ул.

Режиссер, Татарстанның атказанган артисты, Сөләйман образын уйнаган Нур Хөсәенов нәкъ әлеге спектакльне сәхнәләштерергә алынуының сәбәбен дә бүгенге чорга аваздашлыгында ди:

 
         -   Быел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы бит, шуңа да бу әсәрне сайладык. Миңа иң ошаганы- Фатих Әмирханның теле, революциягә кадәр татарларыбыз үзара ничек матур итеп сөйләшкәннәр бит. Бүгенге татар теле урам теленә әйләнеп бара. Сөйләмебез ярлылана, фәкыйрьләнә. Үзара сөйләшкәндә сүз таба алмыйбыз, рус сүзләрен кыстырабыз. Артистларның теле тамашачыны уятып җибәрмәсме, дигән фикердә мин.  Халыкны көлдерергә генә түгел, уйландырырга кирәк. 

 

            Нур Хөсәенов муниципаль театрның репертуарында “Тигезсезләр” кебек классик әсәрләр һичшиксез, булырга тиеш дип саный. Фатих Әмирхан, рус әдәбиятындагы Антон Чехов кебек, классик, үлемсез әсәрләр язу остасы. 

 

-    Әсәрне сәхнәләштерү җиңел булмады. Кискен сюжет юк, сүз күбрәк. Вакыйгалар гади. Артистларның сөйләме, үзара аңлашуы, эмоцияләре аша спектакльне «тотып торырга» кирәк. Шуңа күрә “Читка”га- әсәрне барыбыз бергә укуга зур урын бирдек. 

 

           Әсәрне сәхнәгә куйганда артистларга берничә тапкыр бүленергә туры килә. Спектакль язга әзер булса да, җәен репетицияләр туктап тора. Көзен янә яңа көч белән артистлар эшкә тотына. 

           Спектакльнең тагын бер күркәмлеге – геройларның костюмнарында. Революция алдыннан татарның зыялы катламы инде формалашып килә. Татар кызлары, яшь ханымнар Европа стилендә киенә. Калфаклы, бәбәй итәкле дефиле өлкәнрәк ханымнарныкы санала башлый. “Тигезсезләр” безгә шушы чор модасын да ачып бирде. Ә менә ир-егетләр өчен костюмнарны тегеп бетерәселәре бар әле. 
 

                  Гыйнвар аенда муниципаль театр Әлмәт шәһәренә гастрольгә җыена. Театрлы шәһәрдә сәхнә тотканнан соң Чаллы, Уфага да бару күздә тотыла. Ә Казан тамашачысы алдында имтихан яз айларына планлаштырыла.  
              Спектакльдә катнашкан барча артистларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев рәхмәт белдерде, чәчәк гөлләмәләре тапшырды.
                 Үзебезнең артистлар сәхнәгә күтәргән “Тигезсезләр” спектаклен һәркемгә, аеруча мәктәп укучыларына карарга тәкъдим итәм. Тәрбияви, уйландыра, яңа фикерләргә, идеяләргә юл ача торган тамаша сезгә дә ошар, хөрмәтле театр сөючеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев