Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тиздән Актаныш сәхнәсендә:"Кайтыр өчен китәм"- Әлфия Авзалова истәлегенә пьеса куела

Мәшһүр җырчы, күренекле сәнгатькәр, данлы якташыбыз Әлфия Авзалова республикабызның гына түгел, Рәсәй сәнгате күгендә дә илаһи нурлар чәчеп, эстрада юнәлешенә нигез салучы булды.

Май аенда мәртәбәле якташыбыз-Актаныш районының Качкын авылы кызы, әлегесе көндә Яр Чаллы шәһәрендә иҗат итүче каләм остасы Айгөл Әхмәтгалиеваның авторлыгында Әлфия Авзалованың тормыш тәкъдиренә, иҗат юлы сәхифәләренә багышланган "Кайтыр өчен китәм" пьесасы Актаныш сәхнәсендә сынау тотачак. Аны район муниципаль театры сәхнәләштерә.

Хәер, постановка Авзал кызы Әлфиянең якты рухына изге дога булып ирешер, ә район тамашачысы югары зәвыклы тамашаның шаһиты булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев