Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Туган тел” татар җыры бәйгесендә Гран-при иясе – Актаныш сандугачы Лилия Хөсәенова

Гран-прины Татарстанның Актаныш мәдәният сараенда эшләүче Лилия Хөсәенова яулады. 26-27 октябрьдә Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә яшь башкаручыларның "Туган тел" татар җыры бәйгесе үтте. Быел ул уникенче тапкыр уздырылды. Башкортстанда "Туган тел" бәйгесе 1995 елдан башлап уздырыла. Аңа башлангычны композитор Алик Локманов һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге бирде. Соңгы елларда ул ике...

Гран-прины Татарстанның Актаныш мәдәният сараенда эшләүче Лилия Хөсәенова яулады.
26-27 октябрьдә Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә яшь башкаручыларның "Туган тел" татар җыры бәйгесе үтте. Быел ул уникенче тапкыр уздырылды.
Башкортстанда "Туган тел" бәйгесе 1995 елдан башлап уздырыла. Аңа башлангычны композитор Алик Локманов һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге бирде. Соңгы елларда ул ике елга бер оештырыла. Быел ул уникенче тапкыр уздырылды. Финалга 46 катнашучыдан 17се узган.
"Туган тел" бәйгесе республика дәрәҗәсендәге бәйге дип исәпләнә, анда күрше төбәкләр дә катнаша ала. Быел да Татарстаннан берничә катнашучы килгән. Алар арасында үзешчәннәр дә, җыр-музыка тәңгәлендә һөнәри белем алучылар да бар. Катнашучылар 16 яшьтән 35 яшькәчә булырга һәм бер татар халык җырын һәм бер автор әсәрен башкарырга тиеш иде. Быел күпчелек җырчылар онытылып барган озын көйләрне сайлаган.
Бәйгенең жюри әгъзасы, Уфа "Нур" татар дәүләт театры артисты Дамира Сәетова башкаручыларның осталыгын югары бәяләде, шулай ук бу бәйгенең республика татарлары өчен аеруча мөһим булуын әйтте:
"Соңгы вакытта татар теле һәр яклап кысрыклана барганда милли сәнгатебез, җырларыбызны популярлаштыру юлы белән дә ана телебезне яклауга үз өлешебезне кертә алабыз. Күп егет һәм кызлар хәзер интернет, айфоннар белән мавыгып миллилекне оныта барганда бу бәйгегә килгән яшьләрнең ана телебезне камил белүе, моңлы җырлаулары киләчәккә өмет уята. Алар үз төбәкләрендә дә татар теле, газиз җыр-моңнарыбыз илчеләре булып торсын иде".
27 октябрь Дүртөйле шәһәре мәдәният сараенда үткән йомгаклау концертында җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гран-прины Татарстанның Актаныш мәдәният сараенда эшләүче Лилия Хөсәенова яулады.
Актанышыбызның моңлы сандугачын әлеге зур җиңүе белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Иҗатында алга таба да уңышлар юлдаш булсын районыбызның кабатланмас тавыш иясенә.
"Туган тел" бәйгесенең чираттагысы ике елдан Дүртөйледә узачак. Анда быел финалга үтмәгән яшь башкаручылар да катнаша ала.
чыганак: https://www.azatliq.org/a/28821066.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев