Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"ТУГАН ЯК" МУЗЕЕНДА АККҮЗ МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ

Унҗиденче октябрь көнне, без, Актаныш “Туган як” музеенда экскурсиядә булдык.

Музейга билетларны “Пушкин картасы” ярдәмендә алдык. Район музее үзенең эшчәнлеген 1975 елдан алып бара. Ул тулысынча безнең районга багышланган һәм бүлекләргә бүленеп экспонатлар урнаштырылган. Экскурсовод безгә музейның һәр бүлекчәсендә Актаныш районы тарихы белән җентекләп таныштырды.

Без монда үзебезнең райондагы яши торган җәнлекләр, кошлар, балыклар һәм бөҗәкләр төрләре белән таныштык. Мамонт сөякләре, элек кулланышта булган эш кораллары, авыл өенең эчке һәм ишегалды күренеше белән таныштык. Районыбызның күренекле кешеләре турында бик күп мәгълүматлар сакланганын күрдек. Музейда Бөек Ватан сугышы темасына багышланган бүлекчә аерым игътибарга лаек.

Музейда экскурсиядән тыш, "Музей уены" дип аталган квестта катнаштык. Биремнәрне, кроссвордларны һәм ребусларны зур кызыксыну белән чиштек. Уен безгә экскурсовод сөйләгәннәрне практик яктан ныгытып барырга ярдәм итте.

Бу экскурсиядә без бик күп мәгълүматлар алдык, яңа белемнәр тупладык. Актаныш “Туган як” музеенда булсагыз, үкенмәссез!

Шайдуллина Ильвина, Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 7 нче класс укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев