Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Туган як" түгәрәгенә йөрүчеләр Ирек һәм Венера Хаҗиевларда кунакта

Иске Кормаш китапханәсендә оешкан "Туган як" түгәрәгенә йөрүче балалар белән авылдашларыбыз Ирек һәм Венера Хаҗиевларга кунакка бардык. Гөлсәрия Нәгыймова.

Капканы ачып керү белән искиткеч матурлык каршы ала- Ирек абыйлары үз куллары белән ясаган атынгыч,күперчекләр,фонтаннар, декоратив агачлар,чәчәкләр-һәрберсе дә зәвык белән эшләнгән.

Ә инде бакча уртасындагы мич һәркемне үзенә тартып тора.

Хәзер авыл мичләре күп кешедә юк инде,балалар табагач,кисәү агачы,соскы кебек сүзләрне ишетми үсәләр.Ә менә Венера апалары белән Ирек абыйларында алар күрү генә түгел,үзләре камыр басып,табагач белән мичкә тыгып,тәмле пиццалар пешерделәр.Венера апалары онытылып барган ризык- боламык пешереп сыйлады.

Мич янында сыйлангач,әдәби китап- журналлар белән таныштык,кызыклы әңгәмә кордык.

Ялыбыз күңелле һәм файдалы үтте.

Балаларыбызны кунак иткәннәре өчен Венера һәм Ирек Хаҗиевлар гаиләсенә зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев