Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Тукай турында хатирәләр » дигән темада викторина

Актаныш авыл жирлегеара үзәк китапханә Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан, яшь буынга рухи- әхлакый тәрбия биру, шагыйрьнең әсәрләрен һәм ижатын пропагандалау максатыннан, «Тукай турында хатирәләр » дигән темада әдәби викторина уздыра. Конкурста 15 яшьтән 35 яшькә кадәр булган һәркем катнаша ала.Викторина сорауларына жаваплар 2016 елнын 11 апреленә кадәр үзәк...

Актаныш авыл жирлегеара үзәк китапханә Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан, яшь буынга рухи- әхлакый тәрбия биру, шагыйрьнең әсәрләрен һәм ижатын пропагандалау максатыннан, «Тукай турында хатирәләр » дигән темада әдәби викторина уздыра.
Конкурста 15 яшьтән 35 яшькә кадәр булган һәркем катнаша ала.Викторина сорауларына жаваплар 2016 елнын 11 апреленә кадәр үзәк китапханәдә кабул ителә.Сорауларга жавапларны жибәргәндә кулланылган әдәбият исемлеге булу мәҗбүри .Мөрәжәгать итү өчен телефон: 3-12-87, 89372965225, 89274550910.
ВИКТОРИНА СОРАУЛАРЫ:
1.Г.Тукайның беренче шигырьләре кайчан, кайда басыла башлый?
2. Г.Тукайның "Кем ул " шигыре кемгә багышлап язылган.
3.«Шәрыкъ клубында» үткәрелгән кичәләрнең берсендә Тукайның өстенә нәрсә сибәләр?
4."Без- руслар белән татарлар- һәрвакыттагы кеби, тату гына, честный гына алыш-биреш итеп тора алабыз". Бу өзек кайсы әсәрдән алынган?
5.Г.Тукай хакында кем "Дөнья шигърияте тарихында бүтән , тагын бер шушындый трагик шәхесне табуы кыен ".- дип язган?
6.Тукай иҗат иткән мәсәлләрне төрләргә аерып языгыз:
7.Тукайга багышланган бу шигырьләрне кем язган?
Килде Тукай... Әйтте халык:ышан,
Ияр аңа, инан, туры бар,
Бу сынатмас, бу-беркайчан сатмас
Йөзендә нур, иман нуры бар.
8."Әллүкине"тыңлап
Моңлангандыр Тукай,
Елагандыр , бәлки, сиздерми.
Елагандыр.....
Елатканга микән,
"Әллүкиләр"безне биздерми...
9.Г.Тукайга багышланган күләмле әсәрләрне атагыз.
10.Г.Тукайның 1913, 1914 елларда ничә китабы дөнья күрә(татар телендә)?
11.Г.Тукай премиясе ничәнче елда булдырыла?
12.Безнең Актаныш районыннан чыккан күренекле шәхесләрдән кемнәр Тукай премиясе лауреатлары?
13."Тукай энциклопедиясе" төзүдә кем җитәкчелек итә? Ул кайчан дөнья күрәчәк?
14.Г. Тукайның "Мужик йокысы" шигыре кайсы рус шагыйренең нинди шигыренә тәкълид итеп язылган.
15.1905 елның 26 ноябре Г.Тукай белән ничек бәйләнгән?
16.Беренче шигырь җыентыклары кайчан, кайда дөнья күрә?
17.Г.Тукайның эшчәнлеге нинди газета, җурналлар белән бәйле?
18.Г.Тукай Казандагы чыга торган нинди матбугатлар белэн бэйле
19.Г.Тукай "Рәхмәт милләт аналары булачак туташларга" дигән сүзне кайчан һәм кайда әйтә?
20.Бу шигырендә кайсы авылны сагынып яза:
-Бу дөньяда , бәлки,күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер-кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган жирем.
21.Өчиле авылында нинди шигырьләр язылган?
22.Тубәндәге шигырен кемгә багышлап язган?
-Кайт әле монда Ватанга,
Кайт әле, саргайтмале.
Күз карашыннан керер җир
Тапмасынчы кер, рия! -ди.
23.Әле мөмкин икән иркеңне тоткынлыкка сатмаска,
Җанын көчсезлеген һич тә бу дөньяга сынатмаска,-
Өйләнмә, баш имә һич,
Телгә дә алма хатын-кыз дип,
Олуг җан бул, куан-шатлан,
Шөкер, мин бит хатынсыз, дип.
24."Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле" дигән сүзләрне кайчан,кайда әйткән?
25.Тукай романын кем язган? Ул ничә чорга бүленә?
26. "Кечкенә Тукай" рәсеменең авторы?
27. "Мин Тукайга киләм" шигырьләр җыентыгын кем төзегән ?
Тукайның ничә еллык юбилее уңаеннан чыккан?
28. Г.Тукай Казанга ничәнче елда килә? Һәм нинди шигырен яза?
29. "Матбага белән уйнаган бер байга" шигырен кемгә атап яза? Ни өчен?
30. Г. Тукай "Печән базары , яхут яңа Кисекбаш " поэмасын кайда яза?
31. Г.Тукайның иҗат гомере ничә ел?
32. Г. Тукайның кайсы шигырьләренә арест салына ? Ни өчен?
33. Халыкның киләчәге - яшь буын икәнлеген яхшы аңлап Тукай балалар өчен нинди дәреслекләр һәм шигырь китаплары бастырып чыгара?
34. Г. Тукай " Халык әдәбияты" дигән тирән мәгънәле лекциясен кайда укый ? Шушы лекциясендә хәзер канатлы сүзләргә әйләнгән нинди фикерне әйтә?
35. Үтте инде, дусларым , ул үткән эш, ни булса ул;
Инде эшлик саф , ачык, күзләр белән, чын аң белән.
Шигырь кайда һәм кайчан басыла? Исемен языгыз?
36." Габдулла әфәнде Тукаев" шигырен кем язган?
37. Син бер гөлме? Милләт бакчасының
Гөлләренә баскан былбылымы?
Син сайрыймсың хисле шигырьләрне?
Телләреңә баскан былбылмы?
Шигырьнең исеме? Кем язган? Ничәнче ел?
38. Шүрәле китабы рус телендә ничәнче елны басыла, кем тәрҗемәсендә?
39. Үлмәдең син: чөнки бу көн һәр татар күңелендә син,
Бетмәдең син : һәр кеше сүзендә син, телендә син.
(Әсәрнең исеме? Кем язган?)
40. Шагыйрьнең соңгы китабы?
41. Г.Тукай "Тәнкыйть - кирәкле шәйдер" дигән мәкаләсен нинди газетада бастыра?
42.Санкт - Петербургта Г.Тукайга куелган һәйкәлнең авторлары?
43.Г. Тукайның "Хөрмәтле Хөсәен ядкәре " шигыре нинди журналда ничәнче елны басыла?
44. " Бу кадер кич - елда бер кич-барча кичләр изгесе" Г. Тукай бу шигырьне кемнәр өчен язып өлгертә?
45. Син аз гына яшәп ил күгеннән
Якты йолдыз булып атылдың.
Ак эз сызып үтте ил күңелендә
Синең шигырең , моңың, акылың.
46. Тукай ролендә уйнаган артистлар?
47. Г.Тукай турында нинди китаплар укыдыгыз?(авторлары белән санагыз)
48 . "Татар халкының бөек шагыйре" рәссамы кем?
49. "Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды".Кем сүзләре?
50. Г.Тукайның васыяте?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев