Актаныш

Тукай яши безнең йөрәкләрдә...

Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган "Тукай яши безнең йөрәкләрдә" дигән шигырь бәйрәме 26 апрель көнне район мәдәният сарае каршында 10 сәгатьтә башлана. Шигърият сөючеләрне бәйрәмгә чакырабыз. Район үзәк китапханәсе оештырган әлеге тантанада, Актаныштагы балалар бакчалары нәниләре, мәктәп укучылары белән беррәттән, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары да чыгыш ясаячак. "Агыйдел дулкыннары" берләшмәсе...

Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган "Тукай яши безнең йөрәкләрдә" дигән шигырь бәйрәме 26 апрель көнне район мәдәният сарае каршында 10 сәгатьтә башлана. Шигърият сөючеләрне бәйрәмгә чакырабыз.
Район үзәк китапханәсе оештырган әлеге тантанада, Актаныштагы балалар бакчалары нәниләре, мәктәп укучылары белән беррәттән, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары да чыгыш ясаячак. "Агыйдел дулкыннары" берләшмәсе үзенең барлык иҗатчыларын шушы вакытта, ягъни 26 апрель көнне 10 сәгатьтә район мәдәният сарае каршында көтеп кала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: