Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Урамда – сабантуй

10 август көнне Актаныш авылының Ардуанов урамында яшәүче балалар күрше урамнарда яшәүче дусларын да урам бәйрәменә дәште. Өченче елын үткәрелүче бәйрәмне инде хәзер балалар да, өлкәннәр дә яратып, сагынып көтеп ала. Балалар алдан ук шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнәләр, ярышларга көч туплыйлар. Быел да истәлекле мизгелләргә бай булды ул. Танышу, командаларга...

10 август көнне Актаныш авылының Ардуанов урамында яшәүче балалар күрше урамнарда яшәүче дусларын да урам бәйрәменә дәште.
Өченче елын үткәрелүче бәйрәмне инде хәзер балалар да, өлкәннәр дә яратып, сагынып көтеп ала. Балалар алдан ук шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнәләр, ярышларга көч туплыйлар. Быел да истәлекле мизгелләргә бай булды ул. Танышу, командаларга тупланып ярышу, рәсем ясау, тапкыр сорауларга тиз генә җавап табу, су ташу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату,һ.б. лар - һәркайсы балаларны үзенә җәлеп итте.Бәйрәм сөенечләрен уртаклашып, өлкәннәр белән дә, балалар белән дә аралаштык.
Язилә Басыйрова, дәү әни:
-Җәйге ялга кунакка кайткан балаларны, үзебезнең оныкларны да чакырып, бик күңелле үткәрәбез. Оныгым Аяз да катнаша бүген, аның сөенгәненә үзем дә сөенеп карап утырам менә. Чүлмәк ватты, су ташыды.
Равил Чинаев, дәү әти:
-Берләштерде, араларны тагын да якынайтты урам бәйрәме. Онык та кайткан иде безнең янга кунакка җәйлеккә. Әнвәргә 3,5 яшь кенә булса да, һәр уенда катнаша. Балалар да хәзер бер-берсен беләләр, аралашалар, яңа дуслар табалар. Кемнең нәрсә эшләгәнен кызыксынып карап торалар, үзләре дә отып алалар, үнәрләре арта.
Зәмфирә Хафизова, оештыручы:
-Традиция буенча урам бәйрәме үткәрәбез һәр елны балалар белән, кечкенә сабантуй рәвешендә була ул. Быел самоварлар кайнатып, коймаклар пешереп, чәй эчүне дә оештырдык. Балаларга уеннар арасында да сусауларын басар өчен соклар, кавын-карбызлар әзерләп куябыз. Бик күңелле, һәммәсе шат. Ярышлар вакытында да бер-берсе өчен борчылып, бер-берсенә көч биреп торалар. Ике командага бүленеп, үзара ярыштылар да. Бәйрәмне дә, сабантуйга хас булган уеннар - канат тарту, чүлмәк вату, су ташу кебек уеннарны да балалар хәзер үзләре башлап оештыралар. Без - дәү әниләр бәйрәм тагын да истәлекле, күңелле булсын дип катнашабыз, күрше-тирә үзебез дә рәхәтләнеп аралашабыз, ял итәбез.
Алия Маликова, онык:
-Казанда яшим, дәү әни белән дәү әтигә кунакка кайттым. Сабантуй үткәрдек бүген. Бик күңелле. Уеннарда катнаштым, җырладым, биедем, шигырь сөйләдем.
Кадерле укучылар! Үзара матур, күңелле аралашып яшәүдә сездә нинди күркәм чаралар үтә? Безнең белән дә уртаклашыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев