Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ут күршебез Актанышта үз китапларын тәкъдим итте

4 апрель көнне китапханәнең уку залы Илеш районында яшәп иҗат итүче "Өй ашлары", "Хуҗабикә" китаплары авторы Венера Мәҗитова белән очрашу уздырды. "Дуслык - безнең тормыш үзәге, дуслык - безнең тормыш бизәге!" исеме белән уздырылган бу очрашуда шушы китапларга премьера үткәрелде. Язучының тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. В.Мәҗитова үз...

4 апрель көнне китапханәнең уку залы Илеш районында яшәп иҗат итүче "Өй ашлары", "Хуҗабикә" китаплары авторы Венера Мәҗитова белән очрашу уздырды.
"Дуслык - безнең тормыш үзәге, дуслык - безнең тормыш бизәге!" исеме белән уздырылган бу очрашуда шушы китапларга премьера үткәрелде. Язучының тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. В.Мәҗитова үз тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китапларның язылу тарихы турында сөйләде, катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
Очрашуда "Милли ашлар - ул иҗат, серле дөнья, могҗиза" исеме астында китап күргәзмәсе эшләде. Чара ахырында китапханә директоры Л.Шамсунова шундый чаралар аша халыкны китапханәгә тарту төп максатын икәнен искәртте, татар-башкорт дуслыгын ныгытуда зур өлешен керткән В.Мәҗитовага рәхмәт хисләрен җиткерде, очрашу истәлеге тапшырды.
Очрашуда катнашучылар, аш-су, бакчачылык, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану рецептлары, матурлык серләре турында бик күп мәгълумат алдылар, һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырган бу чараны оештырган китапханәчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев