Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Уярнядә тәбикмәк күп пешерсәң, бай буласың

1 март көнне иҗат төркемебез Мари Сыуксу авылына юл алды. Авыл халкы шау-гөр килеп Уярня -май чабу бәйрәмен үткәрде ул көнне. Мари милләтеннән булган райондашларыбызның яшәү сулышын газетабызда кыска хәбәрләр аша яктыртып барабыз. Марий Эл республикасы белән тыгыз элемтәдә торып, милли яңарышлардан хәбәрдар булып яшиләр. Мари телендәге китапларны да кайтарталар,...

1 март көнне иҗат төркемебез Мари Сыуксу авылына юл алды. Авыл халкы шау-гөр килеп Уярня -май чабу бәйрәмен үткәрде ул көнне.
Мари милләтеннән булган райондашларыбызның яшәү сулышын газетабызда кыска хәбәрләр аша яктыртып барабыз. Марий Эл республикасы белән тыгыз элемтәдә торып, милли яңарышлардан хәбәрдар булып яшиләр. Мари телендәге китапларны да кайтарталар, артистларны да чакыралар. Милли бизәкләрне, гореф-гадәтләрне яңарталар. Быел беренче тапкыр үткәрелүче - кыштан язга күчүне зурлап билгеләп үтүче Май чабу бәйрәменә дә Мари Суыксу мәктәбе директоры Эдуард Галиев алдан ук эндәште.


Авылның карты(безнеңчә авыл мулласы) Руслан Михайлов өендә тәбикмәк белән чәй эчүдән башланды ул. Бәйрәмнең башлану тәртибе шулай икән. Тормыш иптәше Галина апа күршесе Тамара апа белән бәйрәмчә чәй табыны әзерләгәннәр. Мич алдында тәбикмәк пешә.
- Май атнасында тәбикмәкләр, камыр ашлары пешереп кунакка йөрешәбез. 20 февральдән башладык. Мин үзем Минзәләнең Чупай авылыннан, анда ул бигрәк зурлап билгеләп үтелә. Ат чанасында күңелле итеп таудан шуа бөтен авыл халкы. Быел без дә зурдан куптык,-ди ул.
Күмер самовары өстәлдә җырлап утыра.
- Самоварым кайнап тора, тәбикмәгем уңды, авыз итегезче кунаклар, - дип, Галина апа туган телендә җырлап та күрсәтте.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 9 март, 2012 19 (9664) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев