Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Уйнат әле гармуныңны...

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында гөрләп узган, Татарстанның атказанган артисты, гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге республика конкурсы лауреаты, якташыбыз Кирам Сатиев исемендәге гармунчылар фестивалендә 65 кеше катнашты. Биредә сәнгать мәктәбендә белем алучылар, үзешчәннәр, ансамбльләр һәм солистлар чыгыш ясады. Милли моңнарны күңелләргә үтеп керердәй итеп иң уңышлы чыгыш ясаучылардан Зәһретдин Гыймадиев, Дилшат...

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында гөрләп узган, Татарстанның атказанган артисты, гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге республика конкурсы лауреаты, якташыбыз Кирам Сатиев исемендәге гармунчылар фестивалендә 65 кеше катнашты. Биредә сәнгать мәктәбендә белем алучылар, үзешчәннәр, ансамбльләр һәм солистлар чыгыш ясады.


Милли моңнарны күңелләргә үтеп керердәй итеп иң уңышлы чыгыш ясаучылардан Зәһретдин Гыймадиев, Дилшат Нәгыймов (Бурсык), Илназ Сәхиуллин (Актаныш), Фәнзур Гайнетдинов (Түке), Динәес Гыйлмуллин (Актаныш), Ирек Хәбиров (Адай), Фәнәвис Ахунов (Уръяды), Дәнил Галин (Тыңламас), Газиз Хөсәенов (Яңа Әлем), Әнәс Мөхәммәдиев (Иске Солтангол), Уразай һәм Иске Сәфәр авыллары ансамбльләре танылдылар.


Иң өлкән гармунчы буларак, Иске Богадыдан 91 яшьлек Мәгъфия Шәехҗанова бүләкләнде. "Өмет призы"на яшь баянчы Рафил Харисов, уен кораллары номинациясендә I урынга Зилә Хафизова, II урынга Зилә Хәбетдинова, ансамбльләр арасында I урынга Инсаф Хәбибуллин җитәкчелегендә, II урынга Түке авылы гармунчылары, аерым бүләкләргә I, II, III урыннарны яулаган Зөфәр Имамов, Рәсим Хуҗин, Илгиз Гыйззәтуллин, сәнгать мәктәбендә белем алучы Илсур Харисов, Булат Заманов, Лилия Мирзаханова лаек булдылар. Гран-при иясе - Актаныштан Динар Нургалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев