Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Вакыт машинасы – күңелдә

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткән чараларда катнашу яшьлек дулкынына кайтарды. Тормышны ярату, көч-дәрт, заман белән бер сулышта атлау, чынлап та, ялларының лаеклы булуын дәлилләп тора. 1 октябрь көз муллыгын чагылдырган ярминкә белән башланып китте. Республика, хакимият югарылыгында анда сатылучы товарларга очсыз хак тәкъдим ителгән иде, сайлап алу мөмкинлеге тудырылды. "Яшьлек" милли-мәдәни...

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткән чараларда катнашу яшьлек дулкынына кайтарды. Тормышны ярату, көч-дәрт, заман белән бер сулышта атлау, чынлап та, ялларының лаеклы булуын дәлилләп тора.
1 октябрь көз муллыгын чагылдырган ярминкә белән башланып китте. Республика, хакимият югарылыгында анда сатылучы товарларга очсыз хак тәкъдим ителгән иде, сайлап алу мөмкинлеге тудырылды. "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә район, җирле башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре, президиум әгъзалары һәм җитәкчеләр очрашуы белән дәвам итте. Аннан соң якташыбыз - Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех иҗатташ дуслары белән җырлы-моңлы тамаша тәкъдим итте. Шул ук көнне район Җәмигъ мәчетендә дә өлкәннәр көне уңаеннан чаралар үтте. Биш мөслимә Хаҗ сәфәренә юл алды. Хаҗияләр шул уңайдан киңәшләрен бирделәр, хәерле сәфәр теләделәр.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 12 октябрь, 2012 81 (9725) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев