Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ветераннарыбыз гала-концертка әзерләнә

"Балкыш" бәйгесенең икенче турында уңышлы чыгыш ясаган ветераннарыбыз октябрь аенда Казанда үтәчәк гала-концертка әзерләнә. Яр Чаллы шәһәрендә Тукай, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Менделеевск, Актаныш районнары өлкәннәре катнашында узган үзешчәннәрнең республика "Балкыш" бәйгесендә безнең сәнгатькәрләребезнең һәр чыгышы көчле алкышлар белән кабул ителде. Жанрларның дөрес сайлануына, сәхнә һәм башкару осталыкларына, костюмнарның зәвыклы...

"Балкыш" бәйгесенең икенче турында уңышлы чыгыш ясаган ветераннарыбыз октябрь аенда Казанда үтәчәк гала-концертка әзерләнә.
Яр Чаллы шәһәрендә Тукай, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Менделеевск, Актаныш районнары өлкәннәре катнашында узган үзешчәннәрнең республика "Балкыш" бәйгесендә безнең сәнгатькәрләребезнең һәр чыгышы көчле алкышлар белән кабул ителде.
Жанрларның дөрес сайлануына, сәхнә һәм башкару осталыкларына, костюмнарның зәвыклы һәм матур булуына югары бәя бирелде. Хатын-кызлар вокаль ансамбле, инструменталь ансамбль, ялгыз җыр белән Зәлифә Әмирова, Луиза Исламова, Флүдә Гыймадиева, Робсон Мусин, башкорт биюе белән Лира Хафизова, матрос биюе белән Годәер Шәемов - һәркайсы лауреат булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев