Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Халыкара театр көне белән, хөрмәтле сәхнә осталарыбыз!

Актанышта мәдәниятле, җыр, биюгә талантлы халык яши. Бездә театр сәнгате дә елдан-ел зур үсеш ала. Актанышның хәзер үз муниципаль театры бар. Февраль аенда гына да театрыбыз коллективы якташыбыз, татар милләтенең моң патшабикәсе Әлфия Авзаловага багышланган «Кайтыр өчен китәм» спектаклен күрсәтеп, Казан тамашачысын «Ах!» иттереп кайтты.

Муниципаль театрның барлыкка килүе җирлекләребездәге театр сәнгатенә тугрылыклы, сәхнәгә гашыйк кешеләргә барып тоташа. Мәсәлән, быелгы мәдәни сезонда Мохтар Мутин исемендәге театр фестивале кысаларында авыл артистлары 41 спектакль сәхнәләштерде. Аларда 250 дән артык райондашыбыз катнашты. 

Хөрмәтле театр сәнгатен сөюче райондашларыбыз! Сезне 27 март - Халыкара театр көне белән котлыйбыз! Сезгә яңа иҗат үрләре, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләп калабыз! Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала.

Театр юлында хезмәт иткән һәркемгә якты, бәрәкәтле гомер, сүнмәс иҗат, сәламәтлек телибез! Киләчәктә дә изге юлдан тайпылмыйча, матур, гыйбрәтле әсәрләр тудырып, халкыбызга хезмәт итәргә язсын!

Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята.

Яшәсен Театр!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев