Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Әй, авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш..." Киров авылында узган урам бәйрәменнән ЭКСКЛЮЗИВ ВИДЕО

20 август көнне Чаллыда яшәүче якташыбыз, эшмәкәр Азат Нургалиев Киров авылында, туып-үскән төп нигезе каршындагы яланда "Урам бәйрәме" уздырды. 5 ел саен үтүче бәйрәм Азат Нургалиевнең әтисе, Киров исемендәге совхозның баш хисапчысы Миргазиян Нургалиев хөрмәтенә оештырыла. Элеккеге Пионер, хәзер М.Нургалиев урамында яшәүчеләр генә түгел, авыл халкы, читтә яшәүче туганнар, дуслар,...

20 август көнне Чаллыда яшәүче якташыбыз, эшмәкәр Азат Нургалиев Киров авылында, туып-үскән төп нигезе каршындагы яланда "Урам бәйрәме" уздырды. 5 ел саен үтүче бәйрәм Азат Нургалиевнең әтисе, Киров исемендәге совхозның баш хисапчысы Миргазиян Нургалиев хөрмәтенә оештырыла.

Элеккеге Пионер, хәзер М.Нургалиев урамында яшәүчеләр генә түгел, авыл халкы, читтә яшәүче туганнар, дуслар, күршеләр, сыйныфташлар очрашты бу көнне.

Урамның иң өлкән кешесе 94 яшьлек Миңнеханә Фәрдиева, иң кечкенәсе яшь тә ике айлык Илһамия Ганиевага, иң җор телле Мөнәвис Ганиевка истәлек бүләкләре тапшырылды. Шулай ук иганәче Азат Миргазиян улы оста куллы авылдашларын, иң матур ихата, иң матур капкалы урамдашларын да хөрмәтләде. Сәхнәдәге бәйрәмне кунаклар өсте ябулы чатырда тамаша кылды. Бер читтә яңа пешкән пылау, шашлык, коймак, чәй белән сыйланырга мөмкин иде.

"Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе, Киров авыл җирлеге җитәкчелеге дә әлеге халык бәйрәмен уздыруга зур ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}https://youtu.be/pE7Sn38HYWk{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев