Актаныш

Якташыбыз Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек»

Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшинны Питрәч районының Әлбәдән авылында эзләп таптык. Хатыны Аннаның туган авылында йорт тергезәләр икән. Сәхнәдән кая югалдыгыз, дигәч, чакырган җиргә барабыз, куган җирдән китәбез, дип җавап бирде. Без аның белән үткәннәргә кайтып килдек, хәзерге сәхнә хәлләре турында сөйләштек.

– Газинур абый, сәхнә сагындырамы?

– Олыгайгач, сәхнә дип ашкыну кими икән ул. Алай да чакырган җиргә барабыз, куган җирдән китәбез. Әле менә Сабантуйларда чыгыш ясадык. Актаныш, Саба якларында җырлап кайттым. Әмма үземнең концертлар оештырган юк инде.

– Сәхнә кешесе, дигәч, күз алдына нәзберек, балта—чүкечтән ерак йөргән кеше килеп баса. Сез шуның нәкъ киресе.

– Сәхнәгә менү ир заты башкара торган эшләрдән ваз кичү дигән сүз түгел бит әле ул. Тормышны җырлап кына алып барып булмый. Хәер, андыйлар да бар инде, мин алай булдыра алмадым. Эшләмәгән эшем калмады. Консерваториягә чаклы эретеп ябыштыручы да булдым, аннары ун ел юлда йөрдем. Мин корал белән кыйммәтле йөкләрне озатып баручы идем. Мәсәлән, музей экспонатларын. Аның өчен дә укырга кирәк булды. Бу вакыт үз матурлыгы белән истә калды. Россиядә мин кермәгән музей калмады, нинди генә экспонатлар, нинди кешеләр белән танышмадым. Бервакыт Поленов утарыннан картиналарны башка җиргә алып китәргә дип машинага төядек. Музей директоры яныбызда елап басып тора. Нишләп борчыласың, исән-сау алып барып җиткерербез, дим. Сез җиткерерсез, Поленов кына кире кайтмас бит, ди. Менә бит үз эшенә бирелгән нинди ихлас кеше!

– Югары белемле җырчының сәхнәдән китүе барыбер аңлашылмый.

– Булды инде хәлләр. Син бик кирәк түгел икән, нәрсәгә анда йөрергә? Хәзер болай да сәхнәне агрономсыз калган колхоз басуы белән чагыштыралар. Ничек кенә булмасын җыр ул минем барыбер төп эшем инде. Алты ел укыган мин аңа. Бер ел училище, биш ел консерватория белемен алганмын. Ә кирәгең калмаган җирдән китәргә кирәк. Хәер, ул чакта бик күп җырчыларның кирәге калмады. Чоры шундый иде аның. Бездә генә түгел, Мәскәү артистлары да авыр хәлдә калды.

– Җырлап тормыш алып буламы?

– Була инде, нишләп булмасын?! Төп эше булганнар да туйларда, юбилейларда чыгыш ясый. Элек халтура диләр иде аны, хәзер эшкә чутлана. Мин төп эш итеп бәйрәмнәргә йөри алмадым. Түбәнлек дип санадым микән инде… Күбрәк үзем төркем оештырып, гастрольләргә чыгып китә идем. Булмаган җир калмады инде. Урта Азия, Себер якларын аркылыга-буйга гиздек.

– «Бәйрәм» ансамбле белән йөрдегезме?

– Юк, бу аларга чаклы булган хәлләр. «Бәйрәм» ансамбле белән дүрт ел гына бергә эшләдек. Хәниянең (Фәрхи. – Ред.) кешеләре азайган, минем дә төркемдә кешеләр кимегән бер вакыт булды. Шунда бергә кушылып эшләп алдык.

– Хәзер «Бәйрәм»не яңадан торгызыр идегезме?

– Кирәк түгелдер дип уйлыйм. Берзаман Уфадан администраторлары шалтыратып, бөтен нәрсә белән булышабыз, әйдә оештырыйк, дип әйткән иде. Мин баш тарттым. «Бәйрәм» дигәч, күз алдына Хәния килә. Ә ул инде арабызда юк. Ансамбльне яңадан торгызу аның милкенә кул сузган кебек ул. Күңелемә ятмады.

– Хәзерге сәхнә хәлләрен күзәтеп барасызмы?

– Җае килгәндә. Рәшит Ваһапов фонды белән Мәскәү, Уфа шәһәрләрендә концерт куеп кайттык. Филармония «Илһамият» концертларына чакыра. Шуннан чыгып әйтүем, безнең чор кешеләренә менә без – Зөһрәләр, Фердинантлар, Хәйдәрләр кирәк. Чөнки алар безне тыңлап картайган. Хәзергеләр үз яшендәгеләрне тыңлый. Бу – табигый инде. Синең «агрономсыз басу»га төрттерәсең килә. Сер түгел, эстрада чуар, анда талантлар да бик күп. Бигрәк тә музыкантлар арасында. Җырчылардан иң яшьләрен белеп тә бетермим. Урта буыннан Филүс Каһиров, Артур Исламов – күренеп торган малайлар. Күренү өчен үз җырыңның булуы кирәк. Минем барысы да – үземнең җырлар. Үзешчән сәнгатьтә йөргәндә булгандыр, кеше җырларын да җырлангандыр. Илһам Шакиров җырларын ярата идем. Профессиональ сәнгатьтә кешенекенә үрелмәдем. Фонограммага җырлаганым булмады. Миңа бер баянчы булса, шул җитә. Өчәү булса да ярый. Хәер, хәзер үзешчән сәнгать дигән бүленеш тә калмады, бөтенесе – профессионаллар.

– Сез кечкенәдән җырчы булам дип үскән баламы?

– Мин кечкенәдән шофер булам дип үскән бала (көлә). Хезмәт юлымны шофер булып башладым, шофер булып бетердем дә. Актанышта бер концерттан соң булды ул хәлләр. Җиде ел шофер булып эшләгән 24 яшьлек егетне, моны кертәсе юк, бу үзе дә укырга керә ала дип, Казанга куып диярлек җибәрделәр. Бәхеткә, әнкәй кебек кеше кулына – Зөләйха апа Хисмәтуллина классына эләктем. Училищеда да укытучылардан бик уңдым. Укыган чорда ук Опера һәм балет театрына штатка алдылар. РСФСРның халык артистлары Хәдичә Гыйниятова, Рафаэль Ильясовлар белән бергә гастрольләргә чыга идек. Менә ул мактаулы исемнәр шул чагында кирәк булган ул, гомер узгач түгел. Әйтик, атказанган артист дигән исем хәзер бөтен кешедә дә бар. Элек бик сирәк бирелә һәм саллы исемнәрдән санала иде.

– Халыкныкы дигәне тагын да саллы булгандыр әле.

– Халыкның исем биргәне бармы соң аның? Халык исемен халык үзе бирсә, булыр иде хәлләр.

– Яныгызда тальян тора. Кулыгызга еш аласызмы?

– Соңгы вакытта бик еш алына. Бу баянны абый (композитор Мирзанур Фарукшин. – Ред.) бүләк итте. Элек тә тартылу бар иде, ләкин яныңда көчле баянчылар булганда, тартына, хәтта алардан ояла идем. Күңел кушканны тыеп торып булмый. Пенсиягә чыккач кинәнәм менә. Иртән торсам да, кич ятканда да кулга баян алып моңлану гадәткә керде. Үземнең җырларны да, Фәтхерахман Әхмәдиев, Сара Садыйкова көйләрен уйныйм. Баянга ятып тора бит алар. Хәзер дә матур көйләр язалар, әмма элеккеләре йөрәккә үтеп керә торган.

– Хәзер дә уйныйлар элеккеге көйләрне. Әмма нәрсәседер килеп җитми, йөрәккә үтми…

– Мин дә булдыра алам моны дип уйный алар, шунлыктан салкын килеп чыга. Ә аны йөрәктән үткәрергә кирәк. Чын музыкант җырчыны да тоя, көйнең дә хәлен белә. Менә мин шундый кешеләр белән эшләдем. Рамил Баһаветдинов, Максат Гомәров, абыем Мирзанур Фарукшин… Кирам Сатиев белән дә чыккан булды. Минем белән абый бик күп эшләде. Үземә йогынты ясаган тагын бер кеше – Максат. Ул эшкәрткән көйләр – алар шедевр инде. Сагындыра ул чаклар…

– Концерт оештырсагыз, сезгә халык өерелеп килә бит инде.

– Миңа ул хәзер кирәкмидер дә. Сагынып искә алу да җитәдер. Элек кенә кары, яңгыры булса да, концерт дип чыгып кителгән. Тормышны алып барырга кирәк дип тә йөрелгәндер инде. Хәзер барысы да бар.

– Сезне таныткан җыр «Керкәле таулары» дисәк, дөрес булырмы?

– Мирзанур абый белән үзешчән сәнгатьтә йөргәндә «Яшьлегемә кире кайтыр идем», «Рәзинәкәй», «Әй, гармун, гармун», «Оренбур-Чиләбе» җырлары белән таныйлар иде инде. Соңрак Илгиз Закировның «Сиңа кайттым, газиз туган җирем», «Саубуллашу», «Керкәле таулары» җырларын халык сорап ала иде. Илгиз көенә язылган җырларны бик күп җырладым. Ганс Сәйфуллинның «Акбүз ат»ы да яраткан җырга әйләнде. Менә шушылар барысы да мине күтәрде, танытты дип әйтергә кирәк.

– Бөтен репертуарыгызны туплап чыгарасыгыз килмиме?

– Элегрәк кирәк булгандыр ул. Хәзер инде яраткан җырыңны табу проблема түгел. Техника бит көннән-көн алга бара. Элек пластинкага язылганнар, безнең чорда аңа алмашка «катушка»лар килде, аннары кассетага әйләнде. Хәзер инде дисклар да әйләнештән чыгып бара, бармак буе флешкага икешәр мең җыр сыйдырып була. Кем уйлаган аны шулай булыр дип?.. Моннан берничә дистә ел элек кенә дә телефоннан бер-береңә карап сөйләшү кеше ышанмаслык хәл иде. Суны сатып алачакбыз, дисәләр дә ышанмаган булыр идек. Хәзер болар бар да табигый.

– Сәхнә гаиләгә комачаулыймы?

– Кемгәдер комачаулыйдыр, минем гаиләм акыллы булды. Аннушкам кемгә чыкканын белеп чыкты. Кызларым да барысын да күреп, аңлап үстеләр. Олы кызым бәләкәйрәк чакта мине телевизордан күргән дә, елый икән. Нишләп елыйсың, дигәч, әти кызганыч, дип әйткән. Сагынган булган инде. Анна исә, Мәскәүдәме син, басудамы – ул синең эш, дип әйтә иде. Кызларымның икесе дә талантлы. Кечесе музыка мәктәбендә дә укыды, музыка юлын сайларга исәбе бар иде, мин рөхсәт итмәдем. Шуннан икесе дә КАИны тәмамлады. Менә шул кечкенәсе аеруча талантлы иде. Телевизордан кайбер җырчыларны бөтенләй тыңлый алмый, фальш җибәрә дип сүндереп куя. Үзем күпне күргәнгә, аларның да шул ук язмышны кабатлауларын теләмәдем шул.

Артистның исеме генә матур аның. Матурлык артында күпме көч, күпме көрәш ятканын берәү дә белми. Хәер, беленергә тиеш тә түгел инде ул.

Элек бигрәк тә авыр иде бит. Ни аппаратурасы, ни автобусы булмады. «Попутка»да чыгып китүләр, ачмы син, тукмы, исән-саумы, авырумы – җырлау, тора-бара үзен сиздерә. Филармония аннан соң гына автобуслы булды. Минем чорда азмы-күпме уңайлыклар барлыкка килде.

– Казаннан шәһәргә күченүнең сәбәбе җиргә тартылумы?

– Ул бик табигый килеп чыкты. Әлбәдән – Аннаның туган авылы. Казанга терәлеп торгач, без еш кайтып йөри идек. Бабай ялгызы гына калгач, монда төпләнергә булдык. Әйбәт авыл ул. Халкы белән туганнар кебек яшибез. Якында гына Мишә ага, табигате дә, кешеләре дә матур. Әлбәдән – керәшен авылы, татар кияүләре, татар киленнәре дә шактый.

Әткәй, әнкәй исән булганда, Актаныш юлларына да тузан төшерми идек. Хәзер бабайны ташлап китә алмыйбыз. Мин кайтып килдем менә. Узган атнада туганнарым үзләре җыелып килделәр. Туган нигездә абый яши, шөкер, нигезебез исән. Аннан ерак та түгел, сеңелкәш тора. Дүрт туган идек без, бер абыебыз вафат булды. Әткәй-әнкәй дә озын гомерле булмады, алтмышны тутырып, җитмешне ваклый башлагач, гүр иясе булдылар. Нәсел белән җырлы-моңлы без. Туганнардан абый Алабуга училищесын тәмамлады, мин югары белем алдым. Абый нык оста баянчы ул. Мин «до» нотасының кайда урнашканын белгәнче, ул урамда туктап торган арада да көй язып бирә ала иде инде. Мин Казанга нота белмәгән килеш бардым, бик тырышып укырга туры килде. Җырлау өчен белем бик кирәк. Шуңа күрә ит чабучы оста җырчы булып киткән дигән сүзләргә мин бик ышанып җитмим.

– Яңа җырлар өйрәнәсезме?

– Өйрәнәм әле. Алмаз Хәмзин «Татар җыры яңгырый дисеннәр» дигән җыр бирде. Сүзләре кемнеке диген син аның, Нияз Акмалныкы! Озын гомерле булсын иде инде. Җырларга егәр бар әле. Композитор Сафьян абый Ибраһимовтан, ничек соң хәлләр, дип сорагач, әйбәт, Газинур, тотып торсалар, басып тора алам әле, дип әйткән иде. Яше 85ләр тирәсендә булгандыр. Мине әле ике яктан тотып тормыйлар, көч бар, җырлар көннәр бар әле.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: