ЯКТАШЫБЫЗ ХӨРМӘТЛӘНДЕ: Кадрия Идрисовага ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты тапшырылды
Рәхмәт хаты "рухи һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә һәм никах институтын ныгытуда нәтиҗәле һәм күпкырлы эшчәнлек алып баруы өчен" бирелде.
Кичә ТР Дәүләт Советы “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында Ак калфак” Төбәк иҗтимагый татар хатын — кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рәхмәт хатын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова тапшырды.
Кадрия Идрисовага Рәхмәт хаты "рухи һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә һәм никах институтын ныгытуда нәтиҗәле һәм күпкырлы эшчәнлек алып баруы өчен" бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев