Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташыбыз, язучы Фарсель Зыязетдиновка 80 яшь

Якташыбыз, язучы Фарсель Зыязетдиновка 80 яшь тулу уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре бүген - 13 апрель көнне "Кылган эшем, көчем халкым өчен!" дип исемләнгән кичә уздырды. Тормышын, хезмәтен халкына багышлаган, язучы, шагыйрь, галим , бакчачы, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, академик, икътисад фәннәре докторы, республикабызның асыл заты якташыбыз Фарсель Сәхап...

Якташыбыз, язучы Фарсель Зыязетдиновка 80 яшь тулу уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре бүген - 13 апрель көнне "Кылган эшем, көчем халкым өчен!" дип исемләнгән кичә уздырды. Тормышын, хезмәтен халкына багышлаган, язучы, шагыйрь, галим , бакчачы, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, академик, икътисад фәннәре докторы, республикабызның асыл заты якташыбыз Фарсель Сәхап улы Зыятдинов белән очрашу дулкынландыргыч, истәлекле мизгелләргә бай булды. Якташларыбыз - язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, якташыбыз Данил Салихов та, язучы, якташыбыз, "Казан утлары" җурналының бүлек мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева да Фарсель аганы хөрмәт итеп кайткан иде, алар да хатирәләр яңартты.
Фарсель аганың тормыш юлы, иҗаты җырлар, презентация, китап күргәзмәсе аша яктыртылды. Җырчыларыбыз, "Агыйдел дулкыннары" иҗат берләшмәсе әгъзалары, мәктәп укучылары, китапханәчеләр - һәммәсе Фарсель агага ихлас теләкләрен җырлар, шигъри юллар аша җиткерделәр. Олпат язучы, галим якташларына рәхмәтен белдереп, һәр катнашучыга үзенең китабын бүләк итте, шигырьләрен укыды.
Иҗади аралашу Фарсель абыйның туган авылы Качкында дәвам итте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев