Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яктылык сирпелә ак күңелдән...

Тормыш - театр. Без, кешеләр - барыбыз да язмышка язылган, язмыш бүлеп биргән рольне башкаручылар гына. Ә кемгә нинди язмыш тәгаенләнгән - беркем дә белми, яшәеш үзе - адәм заты өчен айлар, еллар аша гына чишелә барган серле табышмак. Тумышы белән Биектау районыннан ул. Малай чагы, үсмер еллары шунда узса...

Тормыш - театр. Без, кешеләр - барыбыз да язмышка язылган, язмыш бүлеп биргән рольне башкаручылар гына. Ә кемгә нинди язмыш тәгаенләнгән - беркем дә белми, яшәеш үзе - адәм заты өчен айлар, еллар аша гына чишелә барган серле табышмак.
Тумышы белән Биектау районыннан ул. Малай чагы, үсмер еллары шунда узса да, әлеге дә баягы шул язмыш дигәненең җылы җилләре аны матурлыгы җырларга салынган Актаныш якларына алып килә һәм... я Хода! Кай арада узган соң бу вакыт?! Җитез икән лә үзе! Куып тотармын кебек тоелса да, ул адәм затыннан өлгеррәк күрәсең - күз ачып йомган арада тагын берничә чакрым араны йөгереп узган була. Үткән дә киткән. Вакытны әйтәм. Яшьлек елларын үзенә чорнап алган да, ерактан, бик ерактан кул изи әнә. Актаныш районына килгәнгә дә, һаай, үткән икән вакыт... Бер уйласаң, бөтенләй ят, чит төбәк, ә шул ук вакытта җанга үтә дә газиз, кадерле. Һәр урамы, һәр йорты күңелгә якын. Кешеләре дә үз кешеләр, алай гынамы, туганнар кебек икән ич! Әйе, шушы җирлектә яшәлгән еллар, кичкән вакыйгалар, халкы, күршеләр, дуслар, хезмәттәшләр - йөрәк түрендә, хатирәләргә ай-һай тирән уелганнар алар. Район хастаханәсендә хирург, баш табиб булып эшләгән дәвердә кемнәр белән генә очраштырмады аны еллар, нинди генә язмыш ияләре белән юлларын кисештермәде. Ә бит һәр кеше - бер шәхес. Һәркайсының үз күңел дөньясы, үз фикере, үз шатлыклары, үз зар-моңы. Ул исә аларның һәммәсенең дә шул күңел дөньясы ишекләренә ачкыч ярата белде, үзенә мөрәҗәгать итеп, ярдәм сорап килүчеләрне кире бормады, читкә какмады. Чөнки ул - табиб. Кешеләрнең авыруларын гына түгел, җаннарын да дәвалаучы зат. Сырхау бит яхшы дарулардан да бигрәк яхшы мөгамәләгә, җылы сүзгә мохтаҗ. Бер җылы сүздән, ягымлы караштан терелеп аякка басса да гаҗәпләнергә кирәкми. Адәм күңеле - киң дәрья...


Хезмәте белән генә түгел, җыр-биюләре белән дә Актаныш халкының мәхәббәтен яулады Ул. Хастаханә коллективын да үзе артыннан сәнгатькә әйдәде. Аларны туплап, берләштереп, үзешчән концертлар белән сәхнә түренә алып менде. Ак халатлылар катнашындагы әлеге матур, җанлы концертларны райондашларыбыз әле дә сагынып искә алалар. Ә бит һәр кешенең күңелендә моң яши, җыр яши, талант яши. Ул талантны күреп, тоеп, вакытында таныта, үстерә белү генә мөһим.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 1 февраль, 2012 8 (9653) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев