Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ЯЛ КИЧЕНДӘ: Богадыда “Уйнагыз гармуннар моңлы көйләрне!" бәйрәме узды

«Уйнагыз гармуннар моңлы көйләрне!"- Богады мәдәният йортында әнә шулай дип аталаган бик матур эчтәлекле, җырлы-моңлы кичә узды.

Хәзер гармун көйләрен без күбрәк сәхнәләрдә генә ишетәбез. Ә элегрәк күрше-күлән, туган-тумача җыелса, өстәл артында рәхәтләнеп җырлашып утыру, кара-каршы җаваплы шаян җырлар мәҗлес күрке иде. Мондый очрашуларда яше –карты сагышын тарата, күңел ача, яңа хезмәт көненә дәрт-дәрман алып рухланды.

 

Оста гармунчылар – гомер-гомергә авылның йөзек кашы булдылар. Богады мәдәният йортында узган бәйрәмдә әнә шул данлыклы гармунчылар сәхнә тотты. Гармунчылар олыгаеп бара. Иң өлкән гармунчы Әнәс абый Әскәровка да 76 яшь тулып киткән икән.

Бәйрәм тәрбияви әһәмиятле кичәгә әйләнде. Балаларны, яшьләрне халкыбызның күңел җәүһәрләре белән таныштырды, милли музыканың аһәңен тоярга өйрәтте, һәм әлбәттә, музыка уен коралында уйный белүнең егет кеше өчен никадәр абруйлы икәнлеген күрсәтте. 

Реклама


Баянчылар һәм хромка гармунда уйнаучылар татар халык көйләренә тезмәләр башкарды, аерым көйләр дә уйналды.

Богады гармунчылары чыгышын районыбызның “Баламишкин” ансамбле егетләре тулыландырды. Түбән Гәрәй авылыннан Әфка Мәрданов, Айрат Зарипов, Татар Ямалысыннан Дәвир Галиев, Әҗәкүлдән Илнур Могътазировның өздереп гармун күрекләрен тартуын тамашачы алкышларга төрде. 


Мәдәният йорты каршында эшләп килүче кашыкчылар ансамбле авыл гармунчылары көйләренә аерым бизәк булып килеп кушылды. Алып баручылар
, мәдәният хезмәткәрләре гармун турында шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев