Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Ялкын" журналында райондашыбыз иҗаты: Алисә Фәрдиевадан бер шәлкем шигырьләр тәкъдим итәбез

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның чыгарылыш сыйныфы укучысы Алисә Фәрдиеваның шигырьләре республика матбугатында еш басыла. Күптән түгел Алисәнең иҗат җимешләре "Ялкын" журналында дөнья күрде. Сез дә танышыгыз әле.

Илешнең Сөн яр буенда


Илешнең Сөн яр буенда 
Көчле җил уйнап дулый.
Шул хөрмәткә аръягында 
Шаян кызлар чыркылдый.

Өсләрендә ак ефәктән 
Кара буйлы сарафан,
Оялып читкә карыйлар,
Бөдрә чәченә баксаң!

Җилләр килеп шауласамы...
Кызлар оялып тормый.
Җил белән каен тирбәлгәч,
Җир тирбәлә, калтырый!

Җилләр култыгына кереп, 
Яшь каен иркәләнә.
Җил баш очынннан сыйпагач,
Матурая, бизәнә.

Әмма Кояш агай чыккач,
Җилләр сызып качалар,
Моңсу битле каенкызлар
Бөкерәеп  каталар. 


Сылу


“Яратам, Сылу”- диеп,
Язып куйган коймага
Ә Сылу- юләр аңа
Борылып карамаган.

Асаф интегеп йөри
Инде беренче класстан
Сылу, имеш, күрмидер 
Чыгып киткән ул баштан.

Реклама

Сылу башкага гашыйк,
Ул сөядер Таһирны
Әмма шунсы кызганыч...
Тик Таһир сөйми аны.

 

Яткан идем сәкедә 


Татлы йокыга талып,
Яткан идем сәкедә. 
Шунда берсе кытыклый:
Тәпи очын, битемнән...

Тәмам ачуым чыгып, 
Кашларымны турсайтып,
Бар булган көчне җыеп,
Ишекалдына чыктым.

Карыйм тәрәз төбенә - 
Җылы җилләр исәләр.
Кая икән “шүрәле”
Алар инде белмиләр...

Карадым келәтләрне, 
Агач төбен, ындырны,
Тәмам мине алҗытты,
Һич табып булмый шуны

Ул хитрүш мине өстән
Каралап тора икән:
-    Йә  Кояшкай,  сөйләшик!- 
Дидем мин ачу белән.

-Йә, гафу, Мансур агай,
Кара син нинди иртә,
Кая күрдең мондыйны,
Онытмассың син һич тә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев