Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшь журналистлар- «МедиаПокорение» җиңүчеләре

25 март көнне Казан федераль университетының Яр Чаллы институтында балалар һәм яшүсмерләрнең "МедиаПокорение" исемле массакүләм информация чараларының 7нче россиякүләм фестивале узды. Быелгы фестивальдә катнашырга Россия, хәтта Европа илләреннән 190 нан артык эш тәкъдим ителгән. Без, әлеге фестивальдә катнашучылар, заманча яздыру һәм фотога төшерү җайланмалары күргәзмәсе белән таныштык. Үзәк китапханә һәм...

25 март көнне Казан федераль университетының Яр Чаллы институтында балалар һәм яшүсмерләрнең "МедиаПокорение" исемле массакүләм информация чараларының 7нче россиякүләм фестивале узды.
Быелгы фестивальдә катнашырга Россия, хәтта Европа илләреннән 190 нан артык эш тәкъдим ителгән.
Без, әлеге фестивальдә катнашучылар, заманча яздыру һәм фотога төшерү җайланмалары күргәзмәсе белән таныштык. Үзәк китапханә һәм яшь журналистлар клубы вәкилләре комнан төрле картиналар ясау ысулларын тәкъдим итте. Төрле юнәлешләрдә мастер-классларда журналистлык белемнәре тупладык.
Ябылу тантанасында төрле номинацияләрдә, төрле яшь төркемнәрендә, русча һәм татарча язучылар арасында җиңүчеләрне бүләкләү оештырылды.
Гимназиянең "Җиһан" студиясе тапшырулары " Татар телендәге иң яхшы тапшыру" номинациясендә җиңүче булып танылды.
Агымдагы уку елында "Җиһан"ның яшь алып баручы- хәбәрчеләре остазлары, «Актаныш авазы» телевидениесе журналисты Ләйсән Газизова белән күптөрле кызыклы сюжетлар иҗат иттеләр, тапшыруларны район телевидениесе аша да, интернет челтәреннән дә карарга мөмкин булды.
Үзем мөхәррирлек иткән "Ак җилкән" газетасы да "МедиаПокорение"дә татар телендәге мәктәп газеталары арасында 1 урынны яулады. Бу безнең әлеге фестивальдә өченче җиңүебез.
Гимназиябезнең яшь каләмчеләренә, безне иҗат дулкынына көйләп илһамландырган,теләктәшлек белдергән укытучыларыбызга, директорыбыз Артур Галиәхмәтовка зур рәхмәт әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев