Актаныш

Яшәгез канат куеп иңнәргә, баш имичә кырыс җилләргә

"Игенче даны" газетасы (хәзерге "Актаныш таңнары") редакторы булып 20 ел хезмәт куйган РАФИС ГАБДУЛЛА улы ШӘЕХОВка 25 мартта 70 яшь тулды. Хөрмәтле Рафис Габдулла улы! Сезнең җитәкчелек иткән чорда газета ТАССРның Югары Совет президиумы тарафыннан Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Район матбугаты каләм көче зур булып, халык арасында зур абруй казанды....

"Игенче даны" газетасы (хәзерге "Актаныш таңнары") редакторы булып 20 ел хезмәт куйган РАФИС ГАБДУЛЛА улы ШӘЕХОВка 25 мартта 70 яшь тулды.
Хөрмәтле Рафис Габдулла улы! Сезнең җитәкчелек иткән чорда газета ТАССРның Югары Совет президиумы тарафыннан Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Район матбугаты каләм көче зур булып, халык арасында зур абруй казанды. Ныклы иҗади коллектив тупланды.
Без Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, тормыш иптәшегез Азалия ханым белән тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның терәк-таянычын тоеп, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, җан тынычлыгында яшәвегезне телибез. Алдагы гомер юлларыгызда шатлык-сөенечләр Сезне куандырып торсын.
Сәламәтлек Сезне ташламасын,
Гаиләдә булсын бөтенлек.
Без телибез Сезгә чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Иң изге теләкләр белән Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы.
Син - шәп абый!
(Рафис абый Шәеховка 70 яше тулу уңаеннан)
Син шәп булдың һәрвакытта,
Ихлас иде уең-ниятең.
Яшәвең дә намус кушканча шул,
Син чын кеше, олы йөрәкле.
Хәзер дә син тугры вөҗданыңа,
Ихтирамлы якын дусларга.
Бер яклап та әле сынатмыйсың
Өлкән яшьтә инде булсаң да.
Тыштан кайчак кырыс күренсәң дә,
Күңелеңдә синең игелек.
Синең тормышыңның шигаре дә:
Яшә булганына сөенеп!
Ят нәрсә ул сиңа ялагайлык,
Туры бәреп әйттең син чынны.
Буйсынсаң да түрәләргә түгел,
Намусыңа гына буйсындың.
Җиңел түгелдер ул яшәү сиңа
Бу болганчык соры заманда.
Горур калган, йөзен югалтмаган
Син шәп абый әле һаман да!
Фәнәвис ДӘҮЛӘТБАЕВ.
Илфак ИБРАҺИМОВ, шагыйрь, Габдулла Тукай бүләге иясе, "Казан утлары" журналы мөхәррире:
- Ул вакытта район газетасы редакторлары КПСС райкомының бюро әгъзасы булып тордылар. Рафис Шәеховның хезмәте районның эчке сәясәте белән турыдан-туры бәйле булды. Аның урыны партиянең идеология секретаре, яисә пропаганда бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсендә иде дип саныйм. Бик күп укый торган, киң мәгълүматлы кеше. Китапханәгә кайткан яңа китапларны беренчеләрдән булып ул укыгандыр. Әдәбиятны-сәнгатьне яратуы, сәхнәгә мәхәббәте яшьтән үк көчле иде. Чын сәнгатьне арзан сәнгатьтән аера белә иде. Район газетасы каршында эшләүче "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсенең ул еллардагы активлыгы Рафис Шәеховка хәерхаклы. Аның күпкырлы эрудицияле булуы бик ошый. Чын интеллигент иде. Әмма рәсми төстә эштән бик иртә китте. Кимендә 5-6 ел социаль-мәдәният өлкәсендә эшләргә мөмкинлекләре зур иде әле. Аны 70 яшьлек юбилее белән котлыйм һәм изге теләкләрдә калам.
Луиза СӨНГАТУЛЛИНА (ШӘЙДУЛЛИНА), "Кайбыч таңнары" газетасы редакторы:
- Актаныш - миңа иҗади канат куйган төбәк, кулыма каләмне шунда алдым. Ә олуг юбилеен билгеләп үтүче Рафис абый Шәехов сүзнең көчен, зурлыгын, тәмен белергә өйрәтте. Әле дә хәтеремдә, өченче-дүртенче сыйныфларда тәүге хәбәрләремне "Игенче даны" газетасына җибәрә башладым. Күпмедер вакыт узгач, яшь хәбәрчеләр дип, безне, районның төрле авылларыннан минем кебек каләм тибрәтүчеләрне, редакциягә чакырдылар. "Синме инде ул Яңа Байсар авылы кызы", - дип, Рафис абый каршы алды. "Болай булгач, журналист чыга синнән, әйбәт язасың, иң мөһиме - фикерең бар", - диде ул чираттагы бер чакыруларында. Гап-гади авыл баласы бу ят сүзнең ни аңлатканын да белмәгәндер, әмма ул йөрәгемә кереп калды. "Мәктәпне тәмамлагач, кем булырга телисең?" дигән темага иншаларда да гел "журналист булам", дип яздым. Соң, редактор кадәр редактор үзе шулай дип әйтеп торсын да! Ул биргән юллама буенча Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кердем. Казанга килгән саен университетта безнең белән очрашу җаен таба иде, практикаларга да "Игенче даны"на аның мәктәбен узарга кайттым. Бу вакыттан бирле инде дистә еллар узды. Үземне журналистика дигән гаҗәеп катлаулы өлкәгә хәер-фатиха биреп озаткан редакторым алдында һәрвакыт җаваплылык тоям. Нинди генә темага алынсам да, һәр язмама иң элек аның күзе белән карыйм. Хәзер үзем дә ул тарткан авыр йөкне тартам. Рафис абый бездә дәвамчыларын күреп ялгышмаган икән. Журналистлар арасында республика буенча үткәрелүче "Бәллүр каләм" бәйгесендә "Темасы - җирле, осталыгы башкалача" номинациясендә җиңдем. Казанда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын кыз карашы" дигән бәйгедә "Язмышым - һөнәрем" номинанты булдым. Журналистика, сезнең фатихагыз белән, бик күпләрнең язмышына әйләнде. Рәхмәт сезгә, Рафис абый! Сезнең татар матбугатын үстерүгә, кадрлар тәрбияләүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Еллар узган саен ул бәя тагын да ныграк арта гына бара.
Фәридә ВӘЛИЕВА,
гомер буе мөхәррияттә эшләп, лаеклы ялга чыкты:
- Редакциядә 38 елдан артык эшләдем мин. Шул дәвердә 5 мөхәррир кул астында хезмәт куярга туры килде. Башкалар кичерсен, әмма Рафис Шәеховка җиткән җитәкчене күргәнем булмады. Тирән белемле, киң фикерле, сәясәттә киң диапазонлы, бик кешелекле, ярдәмчел кеше. Эшне оештыру сәләте көчле җитәкче белән эшләргә туры килгәнгә мин үземне бик бәхетле саныйм, аның кул астында эшләгән хезмәттәшләрем дә шундый фикердә дип ышанып әйтә алам.
Нәфисә ШӘРИПОВА, газета һәм радиотапшырулар буенча элеккеге хезмәттәшебез:
- Аның белән бергә эшләгән еллар күңелдә иң кадерле, иң рәхәт, иң ямьле чорлар булып, минем хәтер хәзинәсендә калды. Үткәннәр хатирәсен яңартканда әле дә мин Рафис абыйны тирән ихтирам-хөрмәт хисләре белән искә алам. Тарихка кереп калган шул вакыт җитәкчеләреннән аермалы буларак, иң элек гаделлекне яклый белүе үзе үк күп нәрсә хакында сөйли. Шуңа күрә без аңа бик зур рәхмәтле. Сер түгел, газетаны оештырып чыгару зур тынгысызлык, киеренке хезмәт сорый. Бу өлкәдә, әлбәттә, аның таләбе һәркайсыбызга катгый булды. Ә менә соңгы нәтиҗәләр өчен ул һәрчак җаваплылыкны тулысынча үз өстенә алды.
Шунысы игътибарга лаек, кирәк урында "кызган табага бастыра", кирәк чакта безне яклый белде. Нәкъ менә аның көчле канаты астында без ныклы чыныгу алдык. Хезмәт тәҗрибәсе туплап, киләчәккә юл ярдык.
Гомумән, коллективтагы җылы атмосфера, бер йодрыкка тупланганлыкка башлыгыбызның роле бәяләп бетергесез иде. Кыскасы, иҗади актив хезмәтнең тәмен, бергә яшәүнең ямен тоеп, рухи яктан көч-дәрт-дәрман алып гомер кичерүебез белән без бик тә бәхетле идек.
Зөфәр ШАКИРОВ, партиядәше:
- Югары эрудицияле, таләпчән, чын җитәкче булды. Башта педучилище, аннары Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, соңрак Югары партия мәктәбендә белемен күтәрде. Коллективка таләпчән, гадел, чын хәзерге заман җитәкчесенә өлге булырлык итеп хезмәт куйды ул. Районда үткәрелгән чараларны гына яктыртып бармыйча, бик актуаль проблемаларны, темаларны күтәргән материаллар әзерләүгә өстелек бирде. Урыннардан килгән хатларны игътибарсыз калдырмады, халык зарын, борчулы шикаятьләрне тикшереп, контрольдә тотты. Шуның аркасында газетаның абруе зур булды.
Гүзәлия ШАКИРОВА, гомер буе мөхәррияттә эшләп, лаеклы ялга чыкты:
- Рафис Шәехов белән бергә эшләгән хатирәләрне еш искә алабыз: кирәк чакта ярдәм итте, кирәк чакта ачулана белде. Коллективны гына түгел, безнең балаларны берләштереп, алар өчен табигатьтә төрле кызыклы чаралар оештырды. "Балалар бер-берсен белеп, күреп үссеннәр", - дип әйтә килде. Бу аның педагогик белемнәрен, тәрбияви чараларны куллануы булган икән. 3 дипломны юкка бирмәгәннәрдер инде, үткер фикер иясе булып, өлкәннәргә өлкәннәрчә, кечеләргә кечеләрчә карашта булды. Гаделлекне өстен күрде.
Руфина САБИРОВА, басмаханәдә хәреф җыючы булып эшләп, лаеклы ялга чыкты:
- Мөхәррият белән басмаханә озак кына вакыт бер коллектив булып эшләде. Бик тату чаклар, күңелле вакытлар иде ул. Мөхәррир Рафис Шәехов белән килешеп эшләдек. Бу бердәмлек җитәкчебезнең төпле, акыллы, фикерле кеше булуыннан килгәндер. Коллективта тынычлык булмый икән, хезмәтеңне дә чын күңелдән башкара алмыйсың. Ә бездә андый хәл бөтенләй булмады. Эшемне бик яратып башкардым. Ул вакытларда газета басу өчен хәрефләрне кулдан җыя идек. Газета басарга әзерләнеп бетеп, өйгә кайтып киткәннән соң, шул бөртекләп җыйган хәрефләребезнең чәчрәп коелган чаклары да була иде. Ул чакта редакторыбыз өйдән чакыртып алды, әмма бер дә авырсынмыйча, кабат килеп эшләдек. Уен-көлке белән авырлыкларны уздырып җибәргәч, кыенлыкларны сизмәдек.
Гөлназ ШИҺАБЕТДИНОВА, директорның телевидение буенча урынбасары:
- Кулыма диплом алганнан соң хезмәт юлымның тәүге адымнарын атлавым Рафис ага Шәехов җитәкчелегендәге мөхәррият оешмасыннан башланды. Яшь кеше буларак, күп чаптырдылар, күп яздырдылар. Уңышлы язмаларым өчен мөхәррир саран гына мактап алды, җитешсезлекләрем булса, туры бәреп әйтте. Кыска гына итеп, ләкин бу хатаны башка беркайчан да кабатламаслык итеп, онытылмаслык итеп әйтте ул аны. Журналист кеше гамәле генә түгел, һәр сүзе артында җаваплылык тоярга тиешлеген сеңдерде. "Мөхәррир сүзе" астында шактый тәнкыйди, кайбер тарафларга шелтәле язмалар бастыруы белән халыкка якын булды ул. Бүген мин - аның шәкерте Рафис Габдулла улының алымнарын үземдә дәвам итәргә тырышам: тема, сүз бизәкләре эзләгәндә кабатланмаска! Монысы - иҗат өлкәсендә. Кайчак тормышка да остазымча карау "йогып" калган. Баш бирмәс горурлыгы, җилгә карап кына кыйбла үзгәртмәве андагы иң хөрмәт иткән сыйфатлар ул. Үз принципларын беркайчан сатмаган, яраклаша белмәгән шәхес Рафис Шәехов, иң мөһиме, каләм әһелләренең кешелеклелек сыйфатларына игътибар итә белде. Шатлыктан түбәм күккә тигәндә, кайгыдан кара көйгәндә, күңелнең җан өзгеч чорларында да таянычын, хәлне уртаклаша алу сәләтенә ия булуын, аталарча кайгыртуын тоеп эшләдем мин ул чорда.
Филиза СӘЛАХОВА,
ТР журналистлар берлеге әгъзасы:
- Журналист, нинди темага алынса да, кеше күңелен кузгатырлык итеп, гади, аңлаешлы сүзләр кулланып язарга тиеш, дип уйлыйм. Язмада мәгълүмат та күп бирелсен, шул ук вакытта, укучыга, аны яратып, җанын ял иттереп укырлык та булсын. Осталыкка, камиллеккә чикләр юк, тик аларны төшендереп бирүче остазлар гына күп булмый. Рафис Шәехов - мине эшкә өйрәтүче остазым. Район газетасы журналистының нинди булырга тиешлегенә, каләмнең нинди көчкә ия икәнлегенә төшендергән кеше ул. Чөнки алган белем - бернәрсә, аны тормышта куллану - бөтенләй башка.
"Игенче даны" газетасы редакторының имзасы салынган юлламалар белән без, Актаныштан 4 кыз, 1984 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кердек. Калага киткәндә яхшы теләкләр теләп озатып калган редактор абый 5 ел буе укуыбыз белән кызыксынып торды. Аның биргән фатихасы нык булды: Таңчулпаныбыз (Чулпан Әхмәтова) - ТР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, журналист, ТР Дәүләт Советының матбугат үзәгендә эшли. Әнзия Ханнанова - "Яңа гасыр" телевидениесендә "Канун. Парламент. Җәмгыять" тапшыруын алып барды. Луиза Сөнгатуллина (Шәйдуллина) -Кайбыч районының "Кайбыч таңнары" газетасы редакторы. Без сайлаган һөнәребезне яратырга өйрәткәне өчен аңа рәхмәтлебез.
Ничә еллар бергә эшләү дәверендә шуңа игътибар иттем: Рафис Шәеховта яшьләрне иҗатка тарту көче зур. Авыл хәбәрчеләре белән элемтәләр нык булды. Укучы хатларының берсе дә игътибарсыз калмады. Рафис Шәехов журналистларның язмаларындагы мәгълүматларның дөреслеген җентекләп тикшермичә, басарга әзерләнгән газета битләрен бөртекләп укып чыкмыйча үзенең имзасын куймады. Менә шуңа күрә халыкның газетага карата ышанычы әле дә сүрелми, шул еллардан бирле сакланып килә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: