Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Яшьлек“ 3D фильм күрсәтерме?

"Лачын" боз-спорт сараенда узган IV авыл яшьләре форумы кысаларында яшь белгечләр муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов белән дә очраштылар. Биредә шулай ук ТР Яшьләр оешмалары советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәмәдиева да катнашты. Яшьләр тарафыннан спортка кагылышлы, яшь белгечләрне эш белән, яшәү урыны белән тәэмин итү мәсьәләләре, соңгы дәһшәтле сугышларда, кайнар...

"Лачын" боз-спорт сараенда узган IV авыл яшьләре форумы кысаларында яшь белгечләр муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов белән дә очраштылар. Биредә шулай ук ТР Яшьләр оешмалары советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәмәдиева да катнашты.

Яшьләр тарафыннан спортка кагылышлы, яшь белгечләрне эш белән, яшәү урыны белән тәэмин итү мәсьәләләре, соңгы дәһшәтле сугышларда, кайнар нокталарда хезмәт иткәннәрне бергә туплаган җирле оешма булдыру зарурлыгы да ассызыкланды. Үз шәхси эшләрен булдырырга теләүчеләр тарафыннан җир-мөлкәт мәсьәләләренә кагылышлы сораулар яңгырады. "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгенә үзенең төп тарихи әһәмиятен кайтару, ягъни 3D форматында фильмнар карау мөмкинлеге бирүче заманча кинотеатр булдыру мәсьәләсе дә читтә калмады.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 21 декабрь, 2011 100 (9642) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев