Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Яшәвем бушка түгел”

"Яшәвемне бушка димәс идем, Юлларымда кылган игелекнең Бер тамчысын искә алсалар". Зәйнәп Зәкиева Район үзәк китапханәсе каршында Резеда Гыйльмуллина җитәкчелегендә эшләп килүче "Илһамият" клубы җирлегебез иҗатчыларын халыкка таныту һәм таныштыруда гаять күләмле эшләр башкара. "Агыйдел дулкыннары" иҗат берләшмәсе әгъзасы, Мерәс авылы кызы Зәйнәп Зәкиеваның 70 яшьлек юбилеена һәм "Йөрәк авазы"...

"Яшәвемне бушка димәс идем,
Юлларымда кылган игелекнең
Бер тамчысын искә алсалар". Зәйнәп Зәкиева
Район үзәк китапханәсе каршында Резеда Гыйльмуллина җитәкчелегендә эшләп килүче "Илһамият" клубы җирлегебез иҗатчыларын халыкка таныту һәм таныштыруда гаять күләмле эшләр башкара. "Агыйдел дулкыннары" иҗат берләшмәсе әгъзасы, Мерәс авылы кызы Зәйнәп Зәкиеваның 70 яшьлек юбилеена һәм "Йөрәк авазы" дип исемләнгән китабын тәкъдир итүгә багышланганы да бик эчтәлекле булды, илһамланып, ял итеп карадык.
Зәйнәп Зәкиеваның шигырьләре, иҗатташ дуслары Сәрия Гайнуллина, Язилә Галләмова белән язган җырлары белән үрелеп барды. Электрон презентация күрсәтелде. Мәртәбәле кунак - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, аксакалыбыз, Зәйнәпнең авылдашы һәм якын туганы Әмирҗан Моталлапов кичәне тулыландырып, иҗатка рухландырып, үзенең җылы сүзләрен, теләкләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде.
Зәйнәпнең иҗатында ихласлылык, туган җиргә, туган халкының борчу-мәшәкатьләренә битараф булмавы аның җаны-тәне белән табигать баласы булуында чагыла. Шулай булмаса, яшьли бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китеп, Екатеринбург, Яшел Үзән, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә яшәп эшләгәннән соң, кечкенә генә, кендек каны тамган, беренче адымнарын атлап тәпи киткән Мерәсенә кайтып гомер итәр иде микән? Шушы урында аның "Йөрәк авазы" шигырен китерсәм, язмам тулырак булыр сыман.
Авыл чыккан чакта ишеттем мин -
"Тукта!" дигән аваз кинәттән.
Шул чагында зыңлап торган бер кыл
Өзелгәндәй булды йөрәктән.
Бәлки җилләр миңа эндәшкәндер
Юган керләремне җилләткән,
Өй артында үскән гөлләремнең
Таң чыкларын үбеп тибрәткән.
"Салкын чишмә" тавыш бирдеме соң,
"Эчәр суың синең кала", - дип.
Очып үткән кошлар сүз каттымы,
"Салкын кышта кем җим сала?" - дип.
Озак еллар яңгырады тавыш,
Җаннарыма салып газабын.
Туган җиргә кайткач мин аңладым,
Ишеткәнмен йөрәк авазын.
Олы йөрәкле, туганнары, авылдашлары язмышы өчен җан атып яшәүче бу ханым (үзе әйтмешли) тизләтеп - 45 яшендә лаеклы ялга чыгып, туган нигезенә кайтып, газиз әти-әнисен, авыру туганнарын тәрбияләп, фатихаларын алып, төп нигезнең утын сүндермичә, авылдашлары, кече авыл проблемаларын хәл итүне бурыч итеп тоеп, иҗат ялкынында янып яшәп ята. Шуның өчен дә җылы итеп, безнең Зәйнәп, дип сүз башлыйлар аның турында. Авыл тормышында барлык чараларны оештыручы һәм башлап йөрүче дә ул.
Байлыгым юк минем мактанырлык,
Даным да юк минем таң калырлык.
Туганнар бар минем шатланырлык,
Дусларым бар минем сокланырлык.
Олы серләр сыйдырырлык йөрәгем бар,
Ярдәм сорап килгәннәргә кирәгем бар,
Язмышыма тигән шушы сукмагымнан
Ходай аермасын дигән теләгем бар, -
дип яза ул "Аермасын Ходай" дигән шигырендә.
Каләмдәшебез, булган гомереңдә сәламәт булып, якыннарыңа кирәк һәм терәк булып, иҗат ялкыныңда янып яшәргә язсын әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев