Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яз бүләге булып җыр-моң килде

Җиһанга яз, наз килә. Яшел күзле бөреләре, иренеп кенә калкынып килгән сусыл үлән өстендәге сары бәбкәләре, кояшлы иртәләре белән янәдән күзләрне иркәли ул. Сагындырган, бик сагындырган икән язлар. Менә шушы назлы язларның матурлыгын арттырып, безнең Әтәс авылына район ветераннар оешмасының "Гәрәбә" клубы зур концерт белән килде. Концертның да ниндие генә...

Җиһанга яз, наз килә. Яшел күзле бөреләре, иренеп кенә калкынып килгән сусыл үлән өстендәге сары бәбкәләре, кояшлы иртәләре белән янәдән күзләрне иркәли ул. Сагындырган, бик сагындырган икән язлар. Менә шушы назлы язларның матурлыгын арттырып, безнең Әтәс авылына район ветераннар оешмасының "Гәрәбә" клубы зур концерт белән килде. Концертның да ниндие генә әле!
Өлкәннәребез концертны күмәк җыр белән башладылар. Иллегә якын катнашучы Әтәс авыл сәхнәсенә көчкә сыйды. Без - тамашачылар концертта катнашучылар арасында өлкән дип әйтерлек кеше дә күрмәдек. Бөтенесе дә яшь, чибәрләр. Аларда ташып торган көч-куәт, дәрт йөзләренә үк чыккан. Әйе, сәхнә шулай инде ул. Бер мендеңме, ул сине сихерли дә куя. Үзең дә сизми каласың. Әнә бит - гомерләре буе халыкның көчле алкышларын татып яшәгән Фәридә Мутина, Луиза Исламова, Илфира Әһлетдинова, Мирзанур Фәрукшин, Лира Хафизова. Алар инде шулай гомер буе халыкка хезмәт иткәннәр һәм бүген дә алар шул хезмәттә. Актанышның асылташлары, гәрәбәләре арасында безнең Әтәс авылы кияве Марсель Латыйпов булуына авылдашлар бигрәк тә сөенделәр. Уенын-чынын бергә кушып сөйләшкәндә Марсель абый:
- Шушы гармун, шушы сәхнә генә яшәтә һәм яшәртә мине, - дип тә өстәп куя әле.
Әйе шул, дөресе дә шулдыр. Мин белә-белгәннән бирле Марсель абый шул гармуны белән. Яңа ел үткәрәбезме, сабантуйлармы - әле дә ярый Марсель абый бар дибез. Ул үзенең Саратский гармуны белән бөтен тамашага ямь өсти. Чыгыш ясаучылар арасында такталачыклылар - авылдашларым, мәңге картаймас Фәридә апа, үзенең алыштырмас мандолинасы белән Сәрия апа һәм әле яңа гына өлкәннәргә кушылып китүче Зөһрә ханымны күрүгә дә мин бик шат идем. Мәңге үлмәс татар халык җырларын башкаручы Равил Солтанов, Сәгыйт Мансуров, Шамил Шәемов, Мәрвән Шәңгәрәев, Зөһрә Митрофанова, Рафис Габдуллин, Рафис Хәбибуллин, Нурулла Нурлыев, Рәвидә Нурлыева, Назиф Әгъләмов, Зәлифә Әмирова, Нәсиха Хөснетдинова, Шәмсетдин Гыйлаҗевның чыгышлары зур алкышларга күмелде.
Концерт барышында мөнәҗәтләр дә әйтелде, нәфис сүзләр дә укылды. Барысы да бик килешле булды. Шулай ук ирләр һәм хатын-кызлар вокаль ансамбле чыгышлары да югары дәрәҗәдә башкарылды. Һәр бию дә башкаручыларның җитезлеген, буй-сыннарының дә яшьләрчә икәнлеген сиздереп торды. Өлкәннәребез арасында ашкынып, сәхнә диеп йөрүчеләр булмаса, мондый оешкан, югары үрнәктәге чыгышларны халыкка күрсәтеп тә булмас иде. Ә бу концертны безгә яз бүләге итеп алып килгәннәре өчен район ветераннар оешмасы коллективына җирлек халкы исеменнән зур рәхмәтләрне авыл җирлеге башлыгы Эльмира Насыйрова һәм мин җиткердек. Фәнис Яруллинның бер шигырендәгечә, җирдәге изгелекләрне, шәфкатьлелекне, мәхәббәтне үлчәр өчен бизмән юк. Әмма өлкәннәребезнең бу гамәлләрен бәяләргә чын йөрәктән чыккан бер олы сүз җитә - рәхмәт сезгә!
Әйе, ул көнне сәхнәдә яңгыраган җырлар, моңнар, шаулап килүче язлар җыры белән кушылып, яшәү ямен тагын да арттыргандыр. Барлык җиһанга шулай җырлы, назлы язлар гына килсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев