Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Язилә Галләмова һәм Роберт Сәлахиев Хәмит Миңнегалиев исемендәге бүләккә тәкъдим иттеләр

"Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсенең 29 мартта булып узган утырышында Тукай туган көнгә, туган тел айлыгына әзерлек мәсьәләләре каралды. Лилия Гыйлем, Фәнәвис Дәүләтбаев, Әлфисә Гыймазова, Илгизә Муллаянова, Сәрия Ганиуллина, Резеда Храмова, Рәсимә Зарипова, Лидия Галимова үзләренең шигырьләрен укыдылар. Иң яхшы шигырьләр Актаныш радиосын тыңлаучылар хозурына тәкъдим ителде. Әдәби берләшмә үзенең әгъзаларының...

"Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсенең 29 мартта булып узган утырышында Тукай туган көнгә, туган тел айлыгына әзерлек мәсьәләләре каралды. Лилия Гыйлем, Фәнәвис Дәүләтбаев, Әлфисә Гыймазова, Илгизә Муллаянова, Сәрия Ганиуллина, Резеда Храмова, Рәсимә Зарипова, Лидия Галимова үзләренең шигырьләрен укыдылар.

Иң яхшы шигырьләр Актаныш радиосын тыңлаучылар хозурына тәкъдим ителде. Әдәби берләшмә үзенең әгъзаларының иҗатына аеруча игътибарлы. Быел алар Язилә Галләмова һәм Роберт Сәлахиевне Хәмит Миңнегалиев исемендәге бүләккә тәкъдим иттеләр. Болар хакында берләшмә җитәкчесе Лилия Шәйгәрдәнова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев