Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Йөгерек китап" акциясе Олимпия уеннары турында аңлатты

1 сентябрь, Белем көнендә район үзәк китапханәчеләре "Йөгерек китап" акциясен уздырды.

1 сентябрь көнне , үзәк китапханә, “Йөгерек китап” (”Бегущая книга”) социаль – мәдәни акциясен уздырды.

2018 елның 27 маенда(китапханәчеләр көне)башланып киткән акция илкүләм проектка әйләнде.”Йөгерек китап” Бөтенрәсәй интеллектуаль йөгерүнең максаты китапханәне креатив, инновацион, мәдәни үзәк буларак эшчәнлеген популярлаштыру, китапханәгә яңа китап укучылар тарту, китапка мәхәббәт тәрбияләү һәм районыбызны “иң күп китап укучы” буларак имиджын күтәрү.

Бу проект интерактив һәм спорт элементлары кушылган, китапханәгә яңа китап укучылар тартуның оригиналь форматы. Быелгы акция Олимпия уеннарына багышланган иде.

Реклама

Акциянең шартлары буенча алдан ук йөри торган маршрут билгеләнде. Безнең маршрут:китапханә, мәдәният-сәнгать паркы, хакимият каршындагы мәйданчык, “Актаныш таңнары” газетасы” редакциясе каршындагы мәйданчык, социаль яклау бүлеге каршындагы мәйданчык иде.

Шушы мәйданчыкларда без, Актаныш халкы белән аралашып китап, китапханә, туган тел, олимпиада буенча сораулар бирдек. Акциядә катнашучыларга “йөгерек китаплар” буклет, кызыклы китаплар һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Маршрутны күтәренке кәеф, шат йөз, яхшы эмоцияләр белән уздык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев