Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җыр-биюләр бүләк булды

Чуракай "Күбәләгем" балалар бакчасы 23 февральгә багышланган кичәгә әтиләрне, бабайларны җыйды. Әтиләр бакчага ел әйләнәсенә бәйрәмгә бер тапкыр гына килә. Бу көн балалар өчен аеруча кызыклы булды. Оныкларын күрер өчен бабаларыбыз,ул-кызларын карарга килгән әтиләребез күңелендә бу бәйрәм бик озак сакланыр, әлбәттә. Бәйрәм хөрмәтенә бүләккә башкарылган җыр-биюләрне балалар искиткеч зур осталык...

Чуракай "Күбәләгем" балалар бакчасы 23 февральгә багышланган кичәгә әтиләрне, бабайларны җыйды.
Әтиләр бакчага ел әйләнәсенә бәйрәмгә бер тапкыр гына килә. Бу көн балалар өчен аеруча кызыклы булды. Оныкларын күрер өчен бабаларыбыз,ул-кызларын карарга килгән әтиләребез күңелендә бу бәйрәм бик озак сакланыр, әлбәттә.
Бәйрәм хөрмәтенә бүләккә башкарылган җыр-биюләрне балалар искиткеч зур осталык белән башкардылар. Әтиләребезне бәйрәм белән котладылар. Аларның остазлары музыка белгече Рузалия Нуриева, тәрбияче Гөлсинә Сафиуллина. Рузалия Нуриева кулына гармунын алып көй уйнауга, балалар оста итеп җырлап җибәрәләр. Кечкенәдән үк гармун тавышы ишетеп үскән балалар сәнгатьне яратып үсәләр, балалар бакчасында ук талантлары ачыла. Аларнын төрле милләт биюләрен оста итеп башкаруларына сокланмый мөмкин түгел. Бәйрәм барышында балаларның чыгышларына әтиләребез сокланып карап утырдылар.
Шундый матур мизгелләр белән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә узып та китте.Бакча җитәкчесе Вафира Ханнанова коллектив исеменнән, балалар исеменнән кунак булып килгән бабаларыбызны, әтиләребезне бәйрәм белән котлады. Ә әтиләребез балаларга ихлас рәхмәтләрен әйтеп саубуллаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев