Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ЫК БУЕ САБАНТУЕНА ӘЗЕРЛЕК КЫСАЛАРЫНДА: Фән эшлеклесе Альберт Борһанов Актанышка эшлекле сәфәр кылды (+ФОТОЛАР)

Очрашу 2019 елда Актанышта үтәчәк Ык буе Сабантуена әзерлек уңаеннан оештырылды.

19 декабрь көнне Актаныш “Туган як” музеенда Татарстанның төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, атказанган фән эшлеклесе, профессор, академик  Альберт Борханов  төбәкне өйрәнүчеләр, тарихчылар, музей хезмәткәрләре, мөгаллим -белгечләр белән очрашты.

Очрашу  2019 елда Актанышта үтәчәк Ык буе Сабантуена әзерлек уңаеннан оештырылды. ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе Альберт Борханов башкарылган эшләр турында сүз тотты. Республиканың төбәк тарихын өйрәнүчеләре тарафыннан шактый эшләр башкарылган: 20гә якын фәнни-гамәли конференция уздырылган, авыллар тарихы буенча китаплар басылып чыккан.


–Авыллар тарихы турында инде 10 китап тупланма дөнья күрде, тагын 3 се тәмамланып килә. Югалган авылларны барлап та аерым басма чыгардык. Нигез тамырларын корытмаска, бу юнәлештә әле бик күп эшләргә кирәк безгә. Тарихның өйрәнелмәгән яклары бар әле, - дип ассызыклады ул. 

Реклама


Башкаладан килгән  фән эшлеклесен район башлыгы Энгель Фәттахов  әүвәл үзендә кабул итеп,аның белән төбәгебезнең үткәне, бүгенгесе турында сөйләштеләр.


Музейдагы очрашу бик эшлекле, эчтәлекле барды. Анда ясалган чыгышларның һәркайсы мавыктыргыч иде. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, тарихны бергәләп барлап, аны түкми-чәчми киләчәк буыннарга калдыруны һәркайсыбыз изге бурычы итеп санасын иде.


Сүз уңаеннан, Актанышта үтәчәк Ык буе Сабантуе кысаларында Ык буе табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган фәнни-гамәли, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе уздыру күздә тотыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев