Актаныш

Йолдыздай атылып...

Халкыбыз сөйләмендә "йолдыз кебек атылды", дигән гыйбарә еш кулланыла. Өлгерләргә, җитезләргә һәм кинәт килеп туган хәрәкәтләргә карата әйтелә ул. Роберт Сәлахиевнең шигърият мәйданына аяк басуы турында сүз кузгатканда да бу әйтемне куллану урынлы булыр кебек. "Иҗади юлым кыска. 2007 ел башында кулга каләм алып, беренче тапкыр шигырь язып карарга тәвәккәлләдем",...

Халкыбыз сөйләмендә "йолдыз кебек атылды", дигән гыйбарә еш кулланыла. Өлгерләргә, җитезләргә һәм кинәт килеп туган хәрәкәтләргә карата әйтелә ул. Роберт Сәлахиевнең шигърият мәйданына аяк басуы турында сүз кузгатканда да бу әйтемне куллану урынлы булыр кебек.
"Иҗади юлым кыска. 2007 ел башында кулга каләм алып, беренче тапкыр шигырь язып карарга тәвәккәлләдем", - дип искә ала Роберт әүвәлге көннәрен. Әлбәттә, аның иҗат юлы кыска. Соң яза башлый - алтынчы дистәсен тутырганда каләм белән бил "алышырга" тәвәккәллек итә.
Яшьли иҗатка чумганнар бу яшьтә үзләрен өлкәнгә санап, хисләремнең иң затлыларын укучыга җиткереп бетердем бугай инде, дип ирәвәнли төшкәндә, Робертыбыз, җиң сызганып, әдәбият мәйданына көрәшкә чыга.
Ничек кенә әле! Әдәбият дөньясына йолдыздай атылып килеп керә ул. Кыска арада Казан нәшриятларында "Офыкларга карап" (2011 ел), "Өмет таңнарым" (2013 ел) исемнәре астында ике җыентыгы дөнья күрде. Җөмһүриятебезнең абруйлы басмаларыннан "Казан утлары", "Мәйдан" журналларында Сәлахиев шигырьләрен еш укырга мөмкин. "Мәдәни җомга", "Актаныш таңнары" газеталарының иң актив авторларының берсе ул. Якын араларда Робертның яңа шигырьләре тупланган җыентык кулыгызга килеп эләгү ихтималы да бар. Бүгенге көндә аның ике китабы басылу чираты көтеп, республика нәшриятында ята.
Роберт Сәлахиевнең санаулы еллар эчендә бер гомергә җитәрлек күләмдә шигырьләр иҗат итүенә гаҗәпләнәсе юк. Талант, шигъри сәләт тумыштан ук бирелгән аңа. "Түбән сыйныфларда укыганда ук мин матур әдәбиятны ярата идем. Шигырьләр аеруча
мавыктыра иде", - ди Роберт үткәннәрне искә төшергәндә.
Минемчә, язасы килү омтылышы мәктәп елларында ук аның күңелен кытыклап торган. Нидер җитмәгән аңа: әллә үзенең тәвәккәллеге, икеләнүе, әллә тирә-як йогынтысының кире тәэсире тигәндер - ягъни, һич югында, әдәбият укытучыларының баланың омтылышын тоймау, күпмедер сәләте сизелгәндә җылы сүз белән мактау, рухландыру җитмәгәндер. Шундый битарафлык аркасында күпме талантларның үсеше тоткарлана һәм кайберләре бөтенләй югала да торгандыр әле.
Яшьтән үк әдәбият белән дуслык, еллар үтү белән, Робертны барыбер шигърият мәйданына алып килә. Байтак еллар буе тула-тула килгән күңел "капчыгында" хисләргә урын калмый, алар Ходайның бирмеш бер көнендә тышка бәреп чыгалар һәм Робертны каләмгә тотындыралар.
Хәзер инде ул аларны йөгәнли алмый, һәрберсен кәгазьгә төшерергә ашыга. Бу хакта автор болай ди:
Язмый туктап торып буламыни,
Ташыгач хис йөрәк түреннән.
Әйтер сүзем шытып чыкканчы ук
Хисләр белән була төрелгән.
Роберт Сәлахиев - республика әдәбиятчылары сараенда шактый танылу алган шагыйрь.
Җитлеккән каләм остасы дип бәяләү дә хаклыкка туры килер. Язучыларның Чаллыдагы оешмасы аны Татарстан Язучылар берлегенә әгъза булып керергә лаек санап, карар кабул итте һәм үз тәкъдимен Казанга ирештерде. Бу мәсьәлә тиз арада хәл ителер дигән ныклы ышанычта калыйк.
Мин булмамын шигърият кырында
Чәнечкеле шайтан таягы...
Чөнки шигырьләрем бер эчкерсез -
Тормышымның өмет маягы! - дип вәгъдә итә Роберт.
Аның ихласлыгына инанырга тулы нигез бар. Бүгенгә кадәр иҗат ителгән шигырьләре белән үк ул үзен милләтебез шагыйрьләренең лаеклы бер вәкиле икәнлеген танытты, дип икеләнмичә әйтергә була.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: