Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Йолдызлык” финалы старт алды

11 нче апрель көнне Казанда XVI «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы старт алды. Мәгълүм булганча, Республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион проекты Татарстан Президенты химаячелегендә оештырыла. Тантаналы ачылышта Татарстанның мөхтәрәм шәхесләре дә катнашты. Оештыручылардан алынган мәгълүматларга караганда, иҗади ярышта республикабызның төрле районнарыннан җыелган 400 бала катнаша. 1 февральдән 31 мартка кадәр фестивальнең зона...

11 нче апрель көнне Казанда XVI «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы старт алды. Мәгълүм булганча, Республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион проекты Татарстан Президенты химаячелегендә оештырыла.
Тантаналы ачылышта Татарстанның мөхтәрәм шәхесләре дә катнашты. Оештыручылардан алынган мәгълүматларга караганда, иҗади ярышта республикабызның төрле районнарыннан җыелган 400 бала катнаша. 1 февральдән 31 мартка кадәр фестивальнең зона ярышларында һәм сайлап алу этапларында җәмгысе 22 000 яшь талантлар үз көчен сынап карарга өлгергән.
Фестиваль суперфиналында Мәскәү, Әстерхан, Стәрлетамак һәм Ульяновскийдан килгән кунаклар да чыгыш ясый.
Жюри төркемен башка еллардагы кебек үк Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай премиясе бүләге лауреаты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина җитәкли. Жюридә шулай ук, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә дан казанган кешеләр, Беренче каналның музыкаль проектлар режиссеры Марина Полтева, ГИТИСның эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисов һ.б. бар.
5 яшьтән алып 21 яшькә чаклы яшь талантлар үз осталыкларын өч номинациядә күрсәтә: вокал (соло һәм ансамбльләр), хореография һәм конферанс.
Исегезгә төшереп узабыз: «Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы 11- 15 апрель көннәрендә КФУның «Уникс» мәдәни спорт комлексында уза. Гала концерт исә 15 апрель көнне - «Уникс»та, ә 23 апрельдә «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында оештырылачак.
Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев