Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Йолдызлык"та йолдызчыклар кабына

Шушы көннәрдә Актаныш районы мәктәпләрендә әлеге мәртәбәле фестивальнең сайлап алу турлары үтә.

Алдан билгеләнгән график буенча - 1 мартта район мәдәният сараенда "Хореография" номинациясе буенча, 2 март көнне башка төрле номинацияләрдә конкурсантлар бәяләнәчәк.  Инде "Актаныш-Адымнар" гимназиясенең сәләтләре чыгыш ясаган.

Аккүз, Меңнәр, Яхшый, Чуракай, Иске Байсар, Сәфәр, Богады мәктәпләрендә жюри комиссиясе эшен дәвам итә. 

"Йолдызлык"ның Гала-концерт тамашасы 4 мартта балалар бакчалары һәм авыл мәктәпләре укучыларыныкы, ә 5 мартта - район үзәгендәге мәктәпләрнең талантлары үз чыгышларын тәкъдим итәчәк.

Фестиваль талантларны ачыкларга, аларга алга таба ярдәм күрсәтергә менә дигән этәргеч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев