Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ҖЫР КЕШЕНЕҢ ЮЛДАШЫ: Беренче тапкыр үткәрелгән «Актаныш җырлары» район бәйгесенә йомгак ясалды (фотолар)

2022 ел - Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителгән иде. Әлеге уңайдан районыбызда “Актаныш җырлары “ район бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең 5 зонадагы сайлап алу турларыннан узган иң-иңнәр бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда чыгыш ясап бүләкләнделәр.

                         Бүгенге вәзгыятьтә җыр җырлап буламы, дияр кайберәүләр. Була гына түгел, ә җырларга кирәк тә. Чөнки гомер-гомергә җыр бәхеттә дә, кайгыда да кешенең аерылгысыз юлдашы булган. Ә татарда моңлы җырлар аеруча күп.

Бүгенге "Актаныш җырлары" бәйгесенең финал концерты өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән солдатларыбызга ярдәм йөзеннән оештырылды. Билетлар сатудан җыелган акча нәкъ менә аларга тапшырылачак.

               Ә концерт үзе бер сулышта узды. Районыбызның өрле авылларыннан килгән үзешчән артистларыбыз Актаныш турында, аның гүзәл табигате, авылларыбызга багышланган җырларны бер-бер артлы башкарып тамашачыларга рухи байлык бүләк итте. 

Үзәккә үтәрдәй моңлы яки аякларны тыпырдатып биеп китәрдәй дәртле җырларны үзебезнең Актаныш районы шагыйрьләре, көйчеләре иҗат иткән.

              Бәйгедә 120 гә якын үзешчән катнашкан. Аларның  18е - уйнап – җырлаучы "Халыкчан җырчы” номинациясендә, 30 ы  - дуэт, трио , вокаль  ансамбль буларак ”Җырлыйм туган якта” номинациясендә,  41 ялгыз  җырчы "Үз илемдә - үз көем” номинациясендә чыгыш ясаган.

Бүгенге кичәдә уңышлы чыгыш ясап дипломант булучыларны район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Назыйл Латыйпов, 2 нче дәрәҗә лауреатларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлады.

Ә җиңүчеләрне район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде:

- Сәхнәдә чыгыш ясаучыларның берсен дә үзешчәннәр дип булмый, сез барыгыз да-әзер артистлар! Халыкның, милләтнең рухи халәтен беләсең килсә, аның җырын тыңла дип юкка гына әйтмиләр. Үзебезнең сагынуны да, тарихыбызны да, халыкның тормышының җиңел, я булмса авыр яки катлаулы икәнен дә күрсәтә торган жанр ул җыр. Бүген без икенче хәйрия концертын оештырдык. Беренчесе "Донбасска хат" дигәне Казанда Вәсим Вахитов җитәкчелегендәге Актаныш якташлык җәмгыяте тарафыннан үткәрелде. Бу чаралардан кергән акчалар мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм йөзеннән оештырыла. Бүгенге җырлар безнең егетләрнең җиңүләр белән туган ягыбызга кайтуына ышаныч бирә торган чара-, дип, изге теләкләрен җиткерде концерт ахырында Ленар Рафак улы. 

 

"Актаныш-информ" концерт барышыннан ВК челтәрендәге битендә туры эфир алып барды. Аны әлеге сылтамага кереп карый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев