Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ҖЫР ТАРИХЫ ЭЗЕННӘН: Актанышта тәүге тапкыр “Тальяннарга һәйкәл куяр идем” җыры яңгырады һәм актанышлылар гармунга һәйкәл ачты (ВИДЕО)

Мөгаен, автор да, композитор да әлеге җырның нәкъ менә гармунга иң беренче һәйкәл ачылган мизгелләрдә халыкка тәкъдим ителәчәген башларына да китермәгәннәрдер.

28 август көнне Актанышта гармунга тәүге  һәйкәл ачылды. “Актаныш гармуннары” Бөтенрәсәй татар гармунчылары фестиваленең иң көтеп алынган мизгелләре иде бу. Һәйкәлнең авторы - Яңа Әлем авылы егете Азат Сәрвәров. 

“Актаныш басмалары” скверында урын алган тимер стеланы ачканчы, сәхнәдән “Тальяннарга һәйкәл куяр идем” дип исемләнгән өр-яңа җыр яңгырады.  Татар моңы тарихында лаеклы урын алачак әлеге җырның авторы Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче татар шагыйрәсе Дилә Булгакова. Җырны исә көйгә райондашыбыз, Актаныш композиторы Инсаф Хәбибуллин салган. 

Шигырьнең җырга әверелү тарихы да үзенчәлекле булып чыкты. Инсаф Хәбибуллинга аны Дилә Булгакова моннан 30 ел чамасы элек тапшыра. Шушы вакыт эчендә “Тальяннарга һәйкәл куяр идем” шигыре тыныч кына үз вакытын көтеп ята. Мөгаен, автор да, композитор да әлеге җырның нәкъ менә гармунга иң беренче һәйкәл ачылган мизгелләрдә халыкка тәкъдим ителәчәген  башларына да китермәгәннәрдер. 

Мин бу җырга көйне быел гына яздым. Күңелем белән аны башкарачак оста башкаручыны да эзләдем. Үзе тальянда өздереп уйнаган җырчы булыр кебек иде ул, -ди Инсаф Хәбибуллин. 

Реклама

...Каешында исемең бар – укалап куяр идем,
 Мөмкин булса, тальяннарга һәйкәлләр куяр идем... 

Мөгаен, беркем дә  Фәнис Яхин тарафыннан үзәкләргә үтеп башкарылган бу җырны битараф кына тыңлый алмагандыр.

Татар халкының сөенечен дә, көенечен дә үзе аша үткәреп, рухландырган, канатландырган, яшәү яме бүләк иткән гармуенга һәйкәл, һичшиксез, булырга тиеш иде. Халык бит аны юкка гына җырларга салып сорамаган...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев