Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Йөрәк авазы”н йөрәкләр ишетер

"Йөрәк авазы" дигән китап дөнья күрде. Районыбызда яшәп иҗат итүче Зәйнәп Зәкиеваның әлеге җыентыгы Актаныш басмаханәсендә басылып чыкты. "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзаларының иҗат җимешләре, әнә шулай, бер-бер артлы кадерле төпләнмәләргә әверелеп, үз укучыларына барып ирешә. Бу каләм ияләрен яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәргә этәргеч ясый. Искиткеч гүзәл табигать кочагына сыенып...

"Йөрәк авазы" дигән китап дөнья күрде. Районыбызда яшәп иҗат итүче Зәйнәп Зәкиеваның әлеге җыентыгы Актаныш басмаханәсендә басылып чыкты. "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзаларының иҗат җимешләре, әнә шулай, бер-бер артлы кадерле төпләнмәләргә әверелеп, үз укучыларына барып ирешә. Бу каләм ияләрен яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәргә этәргеч ясый.
Искиткеч гүзәл табигать кочагына сыенып утырган Мерәс авылы аның күңеленә чиксез сихәт бирә. Ул ялкынланып иҗат итә. Бу гаҗәеп күренешнең бер өлешен китапның тышлык рәсемендә дә күрергә мөмкин. Екатеринбург, Яшел Үзән , Әлмәт кебек зур калаларда яшәп-эшләп тә, шәһәр тормышын ташлап, кабат авылга кайтып төпләнергә олы йөрәк кирәктер. "Кайларда гына йөрмәдем, нинди генә сала-калаларда булмадым, кайсы хезмәтне башкармадым, тик туган җирне юксыну, туган-тумачаны, дус-ишләрне сагыну хисеннән арына алмадым. Туган авылым, аның матур табигате күңелемне һәрвакыт тартып торды," - ди автор.
"Кояш яктылыгы үтмәгәнгә,
Салкынлыгы бәрә таш йортның"
- кала тормышына ияләшә алмаган җан авазы шигъри сәйлән булып үрелә.
Туып үскән газиз ягыннан да якын урынны бүтән җирдә тапмаган Зәйнәп Зәкиева үзен табигать баласы дип саный. Ул авылының сагышлы да-шатлыклы да сулышын йөрәге аша тоеп яши. Шагыйрәнең җаны сыкрый - авылның картаюы сагайтадыр; шатлыгы күкрәгеннән ургый - мөгаен, тирә-як табигате бетмәс-төкәнмәс яшәү көче өстәп торадыр. Шушы тойгыларының бер төргәге "Йөрәк авазы" дигән шигырь китабында да чагылыш тапкан.
"Киткән кошлар тагын ияртерләр
Гомер агышының бер елын.
Азга гына туктап торчы, вакыт,
Өзмә йөрәгемнең бер кылын."
Шыбыр-шыбыр яфрак коела, җил тузгытып уйната аларны. Урман-таулары белән дан тоткан Мерәс авылында көз хакимлек итә.
"Эх, син, көзем, якын иткән булып,
Куйдың җилкәмә салкын кулың".
Зәйнәп Зәкиеваның әлеге китабында "Шигырь кирәкме?", "Бармы бәхетле чагым?", "Түз, йөрәк", "Ә миңа рәхәт", "Өянкеләр ник елый?", "Туганлык җылысы" дигән шигырьләр урын алган. Башкаларга гади тормыш, көндәлек эш, борчу-сагыш булып тоелган гомер агышларының һәр мизгеленә аның үзенчә карашы бар.
Төзек рифмалар шагыйрәнең күңел халәтен бөек шигърият пьедесталына күтәрә. Көчле лирика белән куәтләнгән куплетлар инде авторныкы түгел, аларда шигырь яратучылар үзләренең күңел халәтен таба. Гаҗәп, нигә шулай уй-кичерешләр шулкадәр төгәллек белән тәңгәл килә икән?
Җыентыкның "Йөрәк авазы", "Әрем исе" дип аталган бүлекләре тирән мәгънәле шигырьләре белән аерылып торса, икенче бүлеге "Дусларча теләк" дип атала. Анысында туган көннәргә, туган-тумачага, дус-ишкә, иҗатташ каләм ияләренә багышламалар урын алган. Дүртенче бүлек "Уены-чыны бергә" дип атала. Исеменнән аңлашылганча, тапкыр шигърият алымы да автордан читтә калмаган. Әлеге шигырьләр җиңел укыла, йөрәк яраларын да кузгатмый, тик тормыштагы вак-төяк хәлләрнең генә вак-төяк түгеллеген тиз төшендерә. Берничәсен бергәләп укыйбызмы?
Эш төшерә
Салынмыйча гына берәү
Кулында эш пешерә.
Берәү: "Син остарак", - диеп,
Үзеннән эш төшерә.
Хаким бул
Барган юлың ялгыш булса,
Хата эзлә үзеңнән.
Гаепсезгә рәнҗетмәсләр,
Хаким булсаң үзеңә.
Акыл белән
Җан сөймәгәнне пар итмә,
Сөймәгәнгә сөям дип әйтмә.
Үтә матурны күрдем дип,
Сине сөйгәнне ташлап китмә.
Изгелек калдыр
Байлыгың белән мактанма,
Гадилек белән алдыр.
Черисе байлык калдырма,
Изгелек эшләп калдыр.
Зәйнәп ЗӘКИЕВА
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев