Актаныш районы хакимияте «2017 ел - Кече Ватан елы» дип игълан итте. Әлбәттә моңа якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты - Шәймиев Минтимер Шәрип улының олуг юбилее туры килү куанычлы сәбәп булды.
Һәр кеше - үз туган иленең ватанпәрвәре. Моның өчен ул иң элек үзенең туган йорты, әти-әнисе, урамы, авылы, халкын яратырга...
Актаныш районы хакимияте «2017 ел - Кече Ватан елы» дип игълан итте. Әлбәттә моңа якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты - Шәймиев Минтимер Шәрип улының олуг юбилее туры килү куанычлы сәбәп булды.
Һәр кеше - үз туган иленең ватанпәрвәре. Моның өчен ул иң элек үзенең туган йорты, әти-әнисе, урамы, авылы, халкын яратырга һәм алар белән горурланырга тиеш. Районыбыздан талантлы, данлыклы , танылган шәхесләр бик күп чыккан. Иң мәртәбәле, инсанлысы - ул якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы. ович. Без Актанышыбызның батыр улы белән чиксез горурланбыз.
Шушы зур юбилей уңаеннан Актаныш районы китапханәчеләре бик актив әзерләнделәр, , район буенча төрле чаралар үтте: аның тормыш юлына күзәтү, Илбашына багышланган китапларны тәкъдим итү кичәләре, радиотапшырулар, Минтимер Шәрип улына багышланган шигырьләр бәйгесе, китап күргәзмәләре каршында әңгәмә, презентация һәм буктрейлерлар үткәрелде.
Төп максат - Ил агасының тормыш юлын олылау, яшь буында ватанпәрвәрлек хислэре тәрбияләү.
Нет комментариев