Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Юллар, еллар узган сыннар

Балалар иҗат үзәгендә сынчы, Рәсәй рәссамнар берлеге әгъзасы Назир Гайфуллинның "Татар рухы" дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды. Дүшәмбе көнне әлеге сихри, тарихи дөнья тәүге кунакларын кабул итте. Күргәзмәгә куелган сыннар бирегә Магнитогорск шәһәреннән китерелгән. Рәссам Назиф Гайфуллин үзе Башкортстан республикасы Салават районы Шәрип авылында дөньяга килгән. 1978 елда Магнитогорск дәүләт...

Балалар иҗат үзәгендә сынчы, Рәсәй рәссамнар берлеге әгъзасы Назир Гайфуллинның "Татар рухы" дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды. Дүшәмбе көнне әлеге сихри, тарихи дөнья тәүге кунакларын кабул итте.

Күргәзмәгә куелган сыннар бирегә Магнитогорск шәһәреннән китерелгән. Рәссам Назиф Гайфуллин үзе Башкортстан республикасы Салават районы Шәрип авылында дөньяга килгән. 1978 елда Магнитогорск дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Монументаль, станокта башкарылган һәм декоратив скульптура белән эш итә. Шәхси күргәзмәләре Курган, Уфа, Магнитогорск, Екатеринбург, Мәскәү, Казан шәһәрләрендә үз тамашачысын тапкан. Остазның һәрбер иҗат җимеше тирән һәм тарихи мәгънәгә ия. Беренче карашка, табигать кануннарына буйсынмаган сыннарда яшәү фәлсәфәсе, дөньяны күзаллау, милли тарихыбызның, татар халкының фаҗигале язмышы ярылып ята. Оста аларны аерым образлар аша сурәтли.

Иҗат үзәгенең икенче катына менү белән бихисап сыннар арасында, иң әүвәл, тәхеттә утырган Сөембикә образы күзгә ташлана. Аны күргәзмәнең йөзек кашы дип әйтсәк тә арттыру булмас. Нәкъ кеше зурлыгында иҗат ителгән әлеге сын үзенең бөеклеге, чынбарлыгы белән күпләрнең күңелен яулады. Берәүләр сокланды, ә кайберәүләр тизрәк ханбикә белән фотога төшәргә ашыктылар. Матурлыкны һәркем үзенчә кабул итә.

Сынчы Назир Гайфуллин үзе җан өргән һәрбер сынның тарихы, мәгънәсе белән шәхсән үзе таныштырды. Хәер, аларның мәгънәви әһәмияте хакында аннан да яхшырак белүче бармы икән?

Алдагы көннәрдә күргәзмә үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Матурлыкка, аны тоемлауга омтылучы һәркем биредә күңеленә хуш килгән сынлы иҗат әсәрен таба ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев