Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

АКТАНЫШТА ТЕАТР АЙЛЫГЫ: Зөбәер халык театры артистлары бүгенге заман героен эзләде

“Баш куям тезләреңә” – Актаныш тамашачысына яхшы таныш. Бу драманы районыбызның берничә халык театры алдагы елларда сәхнәләштергән иде. Зөбәер мәдәният йорты җитәкчесе Глүсә Габидинова шул вакытта бу әсәрне ошатып калган идек. Быел үзебез куярга булдык, ди.

          Сәхнәдәге вакыйгалар моңа кадәр 20-30 ел элеккеге чорларда барса да, проблемалары бүгенгә аваздаш. Авыллар таралу, эчкечелек, мәчетләрнең буш торуы, авылда яшьләр калмау, ришвәтчелек- әлегәчә бу мәсьәләр чишелми, киресенчә, тирәнәя генә. 


          Эчтәлеге дә чынбарлыкка аваздаш. Үзебезнең якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиева, гүя, безнең чорны сәхнәгә күтәргән. 


Хуҗалык рәисе Сабирҗан (Ленар Габидинов)белән кибетче Кәшифәнең (Гүзәлия Миргаләуова) кызлары Гөлшат (Көлемсәр Хаҗипова) чыгарылыш сыйныфы укучысы. “Безнең заман герое” иншасын язарга герой эзли. Әтисен көн герое итеп күрә- авыл өчен янып яши, мәктәп тә салдыра, мәчет тә төзетә. Ләкин исерек баштан юл фаҗигасе ясап шоферының фаҗигале үлеменә сәбәпче була. Гаебен соңлап таный. Шуннан вакыйгалар үсеш ала, Сабирҗанның әнисе Шәмсенур (Вәзирә Госманова) акылдан яза. Тормышны алсу күзлек аша кабул итеп үскән Гөлшат бик озак әтисенең бу ялгышын кичерә алмый. Ә иренең үлеменнән соң эчкечелеккә бирелгән Гөлчирә (Гөлүсә Габидинова), киресенчә, дөреслек ачылудан соң дин юлына баса. Гөлшатны бу дөньяның аклыгына ышандыручы дусты Ирек (Ришат Хаҗипов) кызны ялгыз калдырмый.

 

Вакыйгалар чыннан да тетрәндерә торган- күзгә яшь килеп кулъяулык алучылар байтак булды. 


Артистларның һәрберсе үз ролен бирелеп, бар күңелен салып башкарды. Аеруча Шәмсенур әби ролен уйнаган Вәзирә Госманованы яратты тамашачы. Аның бүген дебюты иде- 65 яшенә җитеп беренче тапкыр сәхнәгә менгән ул.

 

-Авылдагы 150 кешене барлап чыктык. Спектакль куярга артистларны табу бик авыр. Шәмсенур ролен уйнарга Вәзирә апаны көчкә ризалаттык. Беренче тапкыр гына уйнавына карамастан, 65 яшендә барлык сүзләрне ятлады, бик зур рәхмәт аңа,- ди Гөлүсә Габидинова. 


Оста, табигый уйнау гына түгел, бик матур итеп җырлады да Вәзирә апа. Ул гүя спектакльдә яшәде. Киләчәктә дә үзен сәхнәдә күрергә язсын. 


Спектакльне сәхнәгә Ленар Габидинов куйган. Ленар абый-тәҗрибәле мәдәният хезмәткәре буларак, һәр артистны уйнарга өйрәтсә, үзенә исә улыннан үрнәк алырга туры килә. Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының актерлык бүлегендә 4 курста укучы Руслан Габидинов ялга кайткач, әтисенең ролен баета, камилләштерә.

Ленар абыйның теләге- Зөбәер театры “Халык театры” исемен йөрткәч, режиссеры да булырга тиеш дип саный.

 

Спектакль тәмамлангач, артистларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ләйсән Нурлыева рәхмәт белдерде, тамашачыларны исә алдагы спектакльләрне дә тамаша кылырга  чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев