Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ЗОНАЛАРДА - КВН 2018 : Безнең комнар әле коелмаган, сүз иреге әлеге тыелмаган (+ ШӘП ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

30 октябрь көнне шаяннар һәм тапкырлар Татар Суксу авылы мәдәният йортына җыелды.


Актанышта быелгы мәдәни сезон ачылганнан соң әлеге тармак хезмәткәрләре җиң сызганып эшкә тотынды. Аларның халыкка тәкъдим иткән тәүге имтиханы “КВН” уеннары булды. 24 октябрьдән Күҗәкә, Яңа Әлем, Киров зоналарында тапкырлар һәм шаяннар сәхнә тотты. Халыкның борчу-мәшәкатьләрен оныттырып тора, елата-елата көлдерә, үзләрен борчыган проблемаларга  уен аша чишелеш эзли, оста итеп “чеметә”, матур итеп уйный белә үзешчәннәр. 


30 октябрь көнне шаяннар һәм тапкырлар Татар Суксу авылы мәдәният йортына җыелды. Бу зонада Иске Кормаш, Татар Ямалысы, Татар Суксу, Пучы, Теләкәй, Мәсәде җирлекләре командалары тамашачы алдында  өч сәгатькә якын сәхнә тотты. Аларның чыгышларын тәҗрибәле жюри составы бәяләде. 


1 ноябрь көнне КВН командаларының финал уеннары Актаныш районы мәдәният йортында үтәчәк. Биредә зоналарда уңышлы чыгыш ясаган командалар көч сынаша. Быел осталар исемлегендә Пучы, Кәзкәй, Усы, Иске Кормаш, Тат.Ямалы, Тат.Суксу, Иске Сәфәр, Иске Байсар командалары. Чараның башлану вакыты – 18.00, керү бәясе 50 сум. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев