Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

1 сентябрьдә мәктәпкә бару-бармау мәсьәләсенә нокта куелды

Быел 1 сентябрь Корбан бәйрәме белән бер көнгә туры килгәнгә, укырга кайчан барырга туры килер икән дип аптыраган идек. Белем көне быел 4 сентябрьгә күчерелә, дигән сүзләр дә йөрде. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы исә бу имеш-мимешләргә нокта куйды. Мәктәптә белем көне, элек-электән килгән гадәт буенча, 1 сентябрьдә узачак. Министрлыкның...

Быел 1 сентябрь Корбан бәйрәме белән бер көнгә туры килгәнгә, укырга кайчан барырга туры килер икән дип аптыраган идек.
Белем көне быел 4 сентябрьгә күчерелә, дигән сүзләр дә йөрде. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы исә бу имеш-мимешләргә нокта куйды. Мәктәптә белем көне, элек-электән килгән гадәт буенча, 1 сентябрьдә узачак.
Министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Фәридә Ишморатова:
- 1 сентябрьдә мәктәпләрдә тантаналы линейкалар, беренче сыйныф укучылары өчен экскурсияләр оештырылачак. Ә 2 сентябрьдә укулар гадәти режимда узачак. Атнага биш кенә көн белем алучы беренче сыйныф укучылары шимбә көнне ял итәчәк, - диде.
чыганак: http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2015-01-22-07-56-04/item/23686-1-sentyabrdә-mәktәpkә-baru-barmau-mәsәlәsenә-nokta-kueldyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев