Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Ел укытучысы - 2021” бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр

Бүген, Әлфия Авзлова исемендәге район  мәдәният йортында Актаныш районының алдынгы мөгаллимнәре хөрмәтләнде.

 

“Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы” номинациясе җиңүчеләре:

3 урын – Шайхуллина Светлана Риф кызы – Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

3 урын – Мингалимова Чулпан Рөстәм кызы - Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

2 урын – Сарварова Фирая Мөбәрәк кызы – Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

2 урын – Муллаярова Сөмәя Тәлгать кызы – Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

“Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы” номинациясе жинучесе–Гәлләмова Лилия Васик кызы - 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы.

 

“Иң яхшы инглиз теле укытучысы” номинациясе җиңүчеләре:

3 урын – Бакирова Илсөяр Рафик кызы – Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

2 урын – Саттарова Гөлгенә Гөлүс кызы - Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының инглиз теле укытучысы;

“Иң яхшы инглиз теле укытучысы” номинациясе җиңүчесе – Закирова Айзирәк Илдус кызы–1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

Җиңүчеләрне Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде.


“Ел тәрбиячесе” бәйгесене муниципаль этабы җиңүчеләре:

3 урын –Галимова Рима Николай кызы, гомуми усеш бируче 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе;

2 урын – Бәдертдинова Ирина Ригель кызы, гомуми үсеш бирүче 4 нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе;

“Ел тәрбиячесе” бәйгесене муниципаль этабы җиңүчесе – Сәлихҗанова Алсу Фәвәсим кызы, катнаш тордәге 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе;

“Сәламәтлек саклау технологияләре буенча иң яхшы эшләүче тәрбияче” номинациясендә җиңүче – Хаҗиева Гөлнур Наил кызы, Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы тәрбиячесе;

«Иң яхшы физик тәрбия бирүче » номинациясендә җиңүче –Төхбәтуллина Айгөл Равил кызы, Пучы балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы;

“Иң зәвыклы тәрбияче” номинациясендә җиңүче – Валиуллова Ирина Ирек кызы, гомуми үсеш бируче 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе;

«Иң яхшы музыка җитәкчесе» номинациясендә җиңүче – Салихова Чулпан Дәниф кызы, гомуми үсеш бируче 1 нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе;

«Иң яхшы укытучы - логопед” номинациясендә җиңүче – Вахитова Миләүшә Әфкать кызы, гомуми үсеш бируче 2 нче балалар бакчасы логопеды;

Лауреат исеме алучы Мирзасалихова Лилия Вазыйх кызы, Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячесе;

Җиңүчеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова тәбрикләде. 

 

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесене муниципаль этабы җиңүчеләре:

3 урын – Миназова Рәвия Җәмигнур кызы – Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

2 урын – Салахова Венера Хәмит кызы – Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесене муниципаль этабы җиңүчесе – Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

 

Туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаган укытучылар;

3 урын – Салахова Венера Хәмит кызы – Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

2 урын – Кашапова Гөлүсә Васим кызы – Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

“Туган тел” мастер-класс бәйгесенең муниципаль һәм зона этабы җиңүчесе – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы;

Җиңүчеләрне мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр мәсьәләләре буенча урынбасары Гөлназа Имамразыева тәбрикләде.

 

“Педагогик дебют” бәйгесенең район этабы җиңүчеләре:

Мусин Марсель Илнар улы, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы;

Гараева Эльмира Ирек кызы, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбенең математика укытучысы;

Гареева Луиза Илдар кызы, Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы;

“Педагогик дебют” номинациясе җиңүчесе Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Халимова Изалия Изаил кызы.

“Ел укытучысы – 2020” бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаган укытучылар:

Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы - “Ел укытучысы – 2020” бәйгесе муниципаль этабы лауреаты– Аминова Лилия Айрат кызы.

Татар Ямалысы төп гомуми белем бирү мәктәбенең химия укытучысы “Ел укытучысы – 2020” бәйгесе муниципаль этабы лауреаты– Хабибуллин Марат Ясави улы.

 

Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы Гимазов Нияз Фаяздин улы - “Ел укытучысы – 2020” бәйгесе муниципаль этабының III урын иясе;

Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы – Имамова Рузилә Хаҗип кызы- “Ел укытучысы – 2020” бәйгесе муниципаль этабының III урын иясе;

Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Мурзина Эльвира Дәннур кызы – “Ел укытучысы – 2020” бәйгесенең муниципаль этабының II урын иясе;

“Ел укытучысы – 2020” бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе -сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының тарих һәм җәмгыть белеме укытучысы Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызы.

Җиңүчеләрне район башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев тәбрикләде.

 

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

 

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев