Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Һөнәри дебют” бәйгесе уза

Әлеге һөнәри бәйге техникум инициативасы белән 2018 елда башланып киткән иде.


Бу көннәрдә технология техникумы базасында “Һөнәри дебют” бәйгесе узды. Биредә район мәктәпләренең 9 сыйныфында белем алучы укучылар “Төзүче”, “Хисапчы исәбе”  компетенцияләре буенча көчләрен сынап карады. Тегү серләре буенча мастер-класста булдылар.

Әлеге һөнәри бәйге техникум инициативасы белән 2018 елда башланып киткән иде. Аны хәзер мәктәпләрдә ел саен көтеп алалар. Алдан ук ныклап әзерләнәләр. 

Укучылар иң элек техникум тормышы белән таныша. Соңыннан һәркайсы үз компетенциясе буенча берничә этапта көчләрен сыный. Төзүче юнәлеше буенча 14 укучы көчләрен сынап карады. “Хисапчы исәбе” буенча 19 укучы кызыксынуларын белдереп, бәйгедә катнашты. 

Катнашучыларның эшләрен күзәтүче техникум укытучылары, мастерлары аларның әзерлеген югары бәяләде. Бәйгенең максаты уку йорты белән якыннан таныштыру һәм киләчәктә үзләренә күбрәк укучыларны җәлеп итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев