Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“2014 ел – Мәдәният елы“на багышланган викторина

Хөрмәтле райондашлар! Үзәк китапханә сезне "2014 ел - Мәдәният елы"на багышланган викторинада катнашырга чакыра. Сорауларга җаваплар үзәк китапханәдә 15 мартка кадәр кабул ителә. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. "2014 ел - Мәдәният елы"на багышланган викторина сораулары 1. Актанышта мәдәният-ял паркында ничә атаклы иҗатчыга һәйкәл куелды, алар кемнәр, скульпторы кем? 2. "Агыйдел...

Хөрмәтле райондашлар!
Үзәк китапханә сезне "2014 ел - Мәдәният елы"на багышланган викторинада катнашырга чакыра.
Сорауларга җаваплар үзәк китапханәдә 15 мартка кадәр кабул ителә. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
"2014 ел - Мәдәният елы"на багышланган викторина сораулары
1. Актанышта мәдәният-ял паркында ничә атаклы иҗатчыга һәйкәл куелды, алар кемнәр, скульпторы кем?
2. "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе ничәнче елда оеша? Беренче җитәкчесе кем була?
3. Актаныш районыннан чыккан әдипләр.
4. "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән исемгә Актаныш районында беренче булып кем лаек була?
5. Актаныш районыннан чыккан Татарстан Республикасының атказанган артистлары, режиссерлары.
6. Актаныш районыннан чыккан атаклы җырчылар, композиторлар.
7. Актаныш авылында беренче китапханә ничәнче елда оеша? Беренче китапханәчесе кем була?
8. "Гербында Ак барстан,
Картада Актаныштан
Башлана Татарстан"
сүзләренең авторы кем?
9. "Агыйдел" җыр-бию ансамбле нинди исемнәргә лаек була? Ничәнче елларда?
10. Якташларыбыз - Габдулла Тукай исемендәге премия ияләре.
11. Актаныш авылында күренекле язучылар, сәнгать эшлеклеләре исемен йөрткән нинди урамнарны беләсез?
12. Актаныш авылында күренекле якташларыбыз исемендә нинди фестивальләр-конкурслар үтә?
13. Минзәлә районы белән Актаныш районы чигендә язылган:
"Таң атканда иң беренче булып
Кояш сиңа сибә нурларын.
Кайсы гына якка китсәм дә мин,
Актанышка кайта юлларым", - сүзләренең авторы кем?
14. Актанышта беренче һәвәскәр кино төшерүче.
15. Актаныш үзәгендәге төбәк музее ничәнче елда оешкан? Беренче җитәкчесе кем була?
16. Кемнең сәнгать өлкәсендә бирелгән Г.Тукай исемендәге бүләге билгесе Туган як музеенда саклана?
17. Якташыбыз, татарлардан беренче музыка профессоры кем, кайсы авылдан?
18. Актаныш районында тарихи ядкарьләр исемлегенә кергән нинди корылмаларны беләсез?
19. Якташыбыз - танылган цирк клоуны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев